Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Сәрдектә яшәүче эшмәкәр Илһам Гарифуллин – авыл тоткасы

Сүзем безнең Яңа Сәрдек авылында яшәүче эшмәкәр Илһам Гарифуллин турында. Менә ун еллап инде ул төзелешкә яраклы агач материаллары әзерли. Аның агач яру цехы ел әйләнә эшләп тора. Хәзерге вакытта ул йорт һәм мунча буралары эшләтә. Аның кул астында егерме бишләп эшче хезмәт куя. Илһамның эшеннән барча кеше канәгать. Аның...

Сүзем безнең Яңа Сәрдек авылында яшәүче эшмәкәр Илһам Гарифуллин турында. Менә ун еллап инде ул төзелешкә яраклы агач материаллары әзерли. Аның агач яру цехы ел әйләнә эшләп тора. Хәзерге вакытта ул йорт һәм мунча буралары эшләтә. Аның кул астында егерме бишләп эшче хезмәт куя.

Илһамның эшеннән барча кеше канәгать. Аның бик яхшы ягы бар: ярдәм сорап килүчеләрне ул кире бормый, булыша. Аның әтисе Лотфулла абый Бөек ватан сугышы инвалиды, запастагы офицер иде. Сугыштан соң авылда "Трактор" колхозын җитәкләде. Шул чорда хуҗалыкта тегермән, йон тетү машинасы булдырды. Аның эш сөючәнлек, кешеләргә игелеклелек кебек күркәм сыйфатлары улына да күчкән. Илһам моннан өч ел элек үз көче белән яшьләр өчен хоккей мәйданчыгы эшләтте. Югары Китәк авылында чишмәне төзекләндерде. Ул чишмәгә Яңа Сәрдек авыл кешеләре дә йөри. Илһам аның тирәсенә чәчәкләр, агачлар утыртуны да оештырды. Быел чишмә янында зур гына буа ясатты, язын шунда балыклар җибәрү турында хыяллана. Якын киләчәктә шушы ямьле табигать кочагында ял итәргә, су коенырга, балык тотарга мөмкин булачак. Быел сентябрь аенда Яңа Сәрдек авылында булган янгын вакытында да Илһам нык ярдәм итте - үзенең мотопомпасы, озын шланга белән буадан турыдан-туры су сиптертте. Кышын Илһам үз тракторы белән юлларны да кардан ачтыра. Менә шундый игелекле кеше инде ул Илһам. Без аңа, гаиләсенә саулык, иминлек телибез.

Геннадий ЗАХАРОВ, Югары Китәк авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев