Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел белән, дуслар!

Яңа ел бәйрәменә санаулы көннәр генә калып барганда, Кыш бабай белән Кар кызы костюмнарын киеп, (Кыш бабай - редакциянең реклама буенча белгече Руслан Минемуллин, Кар кызы - корреспондент Алсу Идрисова) Кукмарадагы төрле учреждениеләрдә Яңа ел рухы сизеләме, бәйрәмнең төп геройларын ничек кабул итәрләр икән дип кызыксынып, һәм райондашларыбызны бәйрәм белән...

Кыш бабайның капчыгына иганәчебез - Кукмарадагы үзәк почта бинасында урнашкан "Компьютерлар дөньясы" ("Мир компьютеров") кибете хуҗалары (шәхси эшмәкәр Искәндәров) бүләк иткән тәм-томнарны, котлау открыткаларын салдык та, юлга кузгалдык. Бер уңайдан шуны да әйтеп китик, "Компьютерлар дөньясы" салонында чагыштырмача очсыз бәягә иң заманча компьютерлар, телевизорлар, ноутбуклар сатыла. Биредә бәйрәм ташламалары февральгә кадәр дәвам итәчәк.
Күршең белән дус-тату яшәсәң генә тормышың алга барыр, диләр бит. Шуңа күрә юлыбызны иң элек сул як күршеләрдән - элеватордан башладык. Алдан ук шуны әйтеп куйыйк әле: кая гына килеп керсәк тә, безне иң элек сәерсенеп, аптырау катыш гаҗәпләнү белән каршы алдылар. Ә инде Кыш бабай белән Кар кызының матур теләкләрен ишетүгә, аларның сорауларына җаваплар биргәндә, көтелмәгән кунаклар кулыннан мандарин-конфетларны кабул итеп алганда, һәркемнең кәефе күтәрелде, ирексездән иреннәренә елмаю кунды.
Элеватор җитәкчесе Радик Рәүҗит улын да бәйрәм белән котларбыз, бер уңайдан: "Үзегезнең капка төпләрен кардан чистартканда көчле тракторларыгыз безнең редакция бинасы яныннан да бер әйләнсен әле",- дигән үтенеч-теләгебезне дә җиткерербез дигән идек тә, ул кабинетында түгел, ә элеватор территориясендә булып чыкты. Баш экономист Дамир абый Сәйфетдиновның да эше тыгыз икән (рәсемдә), һич кенә дә телефоннан аерыласы, Кыш бабай белән сөйләшәсе килмәде аның. Ә менә хисапчы Ландыш Әгълиуллина Кар кызының сорауларына җавап та бирде, шигырь сөйләп күрсәткәч, мандарин белән тәмле конфетка да ия булды. Ашханәдән чыккан тәмле исләр инде күптән борыныбызны кытыклап тора иде. Кыш бабай да туп-туры ашханә ишегенә таба киткәч, аңа иярдек инде. Ә анда кичке якта Янсыбы егете Дамир (рәсемдә) белән Кукмара кызы Айсылуның туй мәҗлесе буласы икән. Кияү егетенә ихлас теләкләрне юллап, истәлеккә фоторәсемгә төшеп, ашханә хезмәткәре Миңнур апа Дәүләтшинаны биетеп алгач, уң як күршебез - "Олимп" спорт мәктәбенә керергә булдык.
Кыш бабай белән Кар кызы "Олимп"ка аяк басканда: "Эри башладык, әзрәк суынырга кирәк иде", - дип әйтсәләр дә, биредә шуның кадәр җылы каршы алдылар ки, инде тәнебез генә түгел, җаныбызга кадәр эреде. Элеваторда кунакларга очраган һәркем "Чыршы-чыршы, без сине"не генә сөйләсәләр, биредә эшләүчеләр башка бик матур шигырьләрне дә беләләр икән. Алар: "Бик зур рәхмәт сезгә, сез килеп кергәч, шунда ук кәефебез күтәрелеп, Яңа ел бәйрәме якынлашканын сиздек", - дип озатып калдылар безне.
Кыш бабайның боланнар җигелгән чанасына "текә" номер куясы килгәнлектән, һәм бер уңайдан безнең белән иҗади хезмәттәшлектә булган күптәнге дусларыбыз - ЮХИДИ хезмәткәрләрен дә бәйрәм белән котларбыз дип, ЮХИДИгә дә сугылып чыгарга уйладык. Җитәкчеләре Фирдүс Фәхретдинов елмаеп каршы алды һәм: "Яңа ел һәркемгә матур тормыш, ныклы сәламәтлек, күп шатлыклар алып килсен, һәрберебезнең тормыш юлында яшел ут кына янып торсын", - дип матур теләкләрен дә җиткерде. Ә инде номер өчен чиратта торганда яңа машина сатып алган, Нырты авылында яшәүче Роза ханым Хуҗиеваны очраттык. Ул Кыш бабай биремнәрен үтәп, үзе язган шигырьне укып күрсәткәч, тәмле күчтәнәчләрне рәхмәт әйтеп алды. Аннан соң үзе янында булган улы, тормыш иптәше белән таныштырып: "Аларның да тамагы ачты, Кыш бабай, тәмле әйберләреңне тагын бир инде", - дип үтенде. Кыш бабай: "Яңа машина алгач, ашарга калмый инде ул", - дип, аларның хәленә керде керүен, әмма капчыгыннан күчтәнәчләрен алар сорауларга җавап биргәч кенә чыгарды.
Сәфәребез дәвам итә. Кыш бабаебыз: "Кукмара миңа шуның кадәр ошады, өй салырга җир бүлеп бирергә ярдәм итмәсләрме икән", - дигәч, юл уңаеннан ТР буенча Росреестрның Кукмара бүлеге идарәсе начальнигы Люция Шәкертова (рәсемдә) янына да сугылып чыгарга булдык. Коридорда каршыбызга очраган дәүләт теркәүчесе Илшат Шәймәрданов, җитәкчедән узарга яхшысынмагандыр инде, Кыш бабайның биремнәрен үтәп тә тормыйча, никтер шунда ук Люция Рамил кызы янына озатты. "Бездә җир бирмиләр, теркиләр генә", - дип ачыклык кертте Люция ханым һәм ялындырып тормыйча, матур итеп шигырь дә сөйләп күрсәтте. Әлеге бинадан чыгып килгәндә, баскычта Лаеш районыннан командировкага килгән Сергей әфәнде Голованов очрады. Аның алдында "чын" Кыш бабай басып торуына һәм җырлап яки шигырь сөйләп күрсәтсә, күчтәнәчле дә булачагына ышанмыйча, "Чынлапмы?",- дип кат-кат сорады ул. Сергей башкаруында М.Лермонтовтан бер өзек тыңладык. Ә урамга чыксак, туй караваны килә. Ничек инде яшьләрне туктатып, изге теләкләрне юлламыйсың ди! Яңа Каенсар авылыннан Дмитрий Байметовның (рәсемдә) Вятка Аланы районына кәләш алырга барышы икән. Кияү егете үзе дә Кыш бабайга традицион "бүләк" тапшырды.
Безне һәр җирдә елмаеп-көлеп каршы алсалар да, Федераль казначылык оешмасында гына бик ачык йөз күрсәтмәделәр. Дөрес, Кыш бабайның тылсымлы таягы хикмәтеме, әллә безнең куркыныч кешеләр түгел икәнлегебезне аңлагангамы, кораллы сакчы яныннан тиз үтеп киттек. Беренче катта утыручы ике хатын-кыз безне шунда ук икенче каттагылар янына озатырга теләде. Икенче катта да, бик сагаеп кына сөйләштеләр. Финанс белән эшләгәч, шаяру, юмор хисе бу хезмәткәрләргә хас түгел күрәсең дигән фикер калды бездә. Ә Район Мәдәният йорты каршында үзара сөйләшеп торган район Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Гареева, халык театры режиссеры Рамил Сәләхетдинов, рәссам Галиәхмәт Гатиннар безне, киресенчә, "шау" итеп каршы алдылар. Рамил Салих улы фоторәсемгә төшергәнне күргәч, иң элек бүрекне рәтлим әле дисә дә, үзе Кыш бабай ролен бик күп тапкырлар башкаргангадыр инде, беренче итеп коллегасының капчыгында ниләр бар икәнен (рәсемдә) карый башлады. Кар кызының биремнәреннән Галиәхмәт абый: "Редакциягә кергәч, җырлап-биеп күрсәтермен әле", -дип җайлы гына котылырга теләсә дә, булдыра алмады, шигырь сөйләде.
Кыш бабай: "Боланнарыма әзрәк печән бирә алмаслармы икән",- дип, рульне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә таба борырга кушты. Идарәгә кереп барганда, Кукмарадагы 8нче номерлы "Гөрләвек" балалар бакчасы мөдире Зөлфия ханым Гыйльметдинова белән Саймә апа Каюмоваларны очраттык. Ничек инде аларны бәйрәм уңаеннан бер җырлатмыйча каласың, ди! Иң элек алар бермәлгә каушап калсалар да , Зөлфия Зөфәр кызы: "Саймә апа, әйдә, кеше җыела башлаганчы җырлыйк инде", - дигәч, аларның матур тавышларына без дә кушылдык. Кызганыч, идарәгә үк менеп җитеп булмады, хезмәткәрләре төшке ашка ашыгалар иде. Ә менә "Россельхозбанк"та җитәкчеләре Зөбәйдә ханым Шәрифуллина Кыш бабайның исәп-хисап счетына акча салырга вәгъдә биреп калды. Ул акчалар Кышкы бураннарда адашып, яңа ел мәшәкатьләре белән онытылып калмаса, шәт, Кыш бабаебызның матди хәле тагын да яхшырыр әле. Биредәге бухгалтерия кызлары бигрәк уңган-булган икән. Клиентлар белән дә эшләргә, шул арада биремнәрне үтәп, Кар кызының сорауларына җавап та бирергә өлгерделәр. Хисапчы Раушания Леонтьева, әнә, кул күтәреп иң беренче булып шигырь сөйләде әле. "Бигрәк булдырасың инде үзең",- дип, кунаклар аны мактап та алдылар.
Коллегабыз Дания Миннемуллина үтенече белән аның кызлары Зөлфия, Гөлфия укыган Кукмара мәктәп-гимназиясенә дә кереп, укучыларны Яңа ел белән котлап чыгарга уйлады Кыш бабай. Инде капчык төбендә тәм-томнар бик аз гына калса да, 6 сыйныф укучылары үпкәләмәделәр тагын. Булганына ризалык күрсәтеп, шигырь сөйләделәр. Укытучылары Равия ханым Шәйхетдиновага да алардан калышмаска туры килде. Мәктәп ашханәсендә эшләүчеләр бигрәк кунакчыл икән, чакырып алып, безне тәмле коймаклар белән сыйладылар. Бик зур рәхмәт үзләренә. Мәктәп территориясендәге бик матур итеп эшләнгән сыннар мәйданчыгы янында истәлеккә фоторәсемгә төшкәч, без кайтыр якка кузгалдык, ә укучылар безне тәрәзәдән кул болгап озатып калдылар.
Менә шулай итеп үзебезнең, якташларыбызның кәефләрен берникадәр күтәреп, күчтәнәчләр өләшеп йөреп кайттык без. Кемгә ничектер, ә безгә ошады. Яңа ел котлы булсын, хөрмәтле дусларыбыз, яңа уңышлар, яңа сөенечләр алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk