Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вәйт, малай! (юмористик хикәя)

Йөз-кыяфәтем әллә-ни матур түгел минем. Әле берәр көн кырынмыйча да йөрсәм, нәкъ менә куркыныч кинолардагы бандит инде, койган да куйган. Пеләш баш, зур борын, калын иреннәр, йөземдә әллә кайчаннан калган яра әле. Хәтта кисәк кенә аулактан күрше-тирә халкы каршына килеп чыксам да, "Ах!" дип куркып куялар. Ә менә холкым бик...

Йөз-кыяфәтем әллә-ни матур түгел минем. Әле берәр көн кырынмыйча да йөрсәм, нәкъ менә куркыныч кинолардагы бандит инде, койган да куйган. Пеләш баш, зур борын, калын иреннәр, йөземдә әллә кайчаннан калган яра әле. Хәтта кисәк кенә аулактан күрше-тирә халкы каршына килеп чыксам да, "Ах!" дип куркып куялар. Ә менә холкым бик әйбәт минем, гел генә дә кешегә ярдәм итәргә торам инде. Авыр эш эшләргә кирәк булса, тизрәк мине чакыралар, берсен дә кире борганым юк. Шуңа да рәхмәтләрен дә, мәгәричләрен дә мулдан яудыралар. Тик менә шул "мурдым" (йөз дип әйтәсем дә килми) аркасында шактый авыр хәлләргә дә, кызыклы-кызганычлы очракларга да еш тап булам. Беркөнне, шулай бөкрәеп беткән, кулына шактый зур ике-өч төенчек күтәргән әби юл аркылы чыгарга маташа. Әйе, маташа, тик хәзерге заманны үзегез беләсез, машиналар "выжт" да "выжт", йөреп кенә тора, юллар әйбәт. Ну-у, минем киң күңеллелекне үзегез беләсез, һәркемгә ярдәм итәргә генә торам.

-Әйдә, әби, теге якка алып чыгып куям! - дип, төенчекләренә сузылуым гына булды, әбием: "Каравыл, коткарыгыз, талыйлар, коткарыгыз!" - дип кычкыра да башлады. Бетәшкән генә булса да, тавышы пароход гудогы кебек туры килеп торуын гына кара әле син: Ходаем, нәкъ шул вакытта әллә каян гына бер хокук сакчысы (әллә полицай, әллә милицәй) килеп чыкты да тиз генә минем кулларны артка каерып, теге боҗралы тимер кыршауны киертеп тә куйды. Бер уйлаганда, кәнишне, карап торуга ук ата бандит фәкыйрь әбине көпә-көндез талый башласын әле. Йөз-кыяфәтем үк әйтеп торгач, каталажка машинасы килеп, алып китте. Өч тәүлек буе тикшерүләр беткәнче КПЗ дигән нәрсәләрендә йокладым. Әйбәт, тәртипле икәнемне күрше-тирәдән сораштыргач кына, гафу үтенеп чыгардылар.

Инде сакланып кына йөрим. Кирәкмәгән җиргә башлап кысылу юк инде. Үзләре чакырсалар гына булышам. Ә берсендә барам шулай аулаграк урамнан. Берәү гаражыннан бармагын изәп кенә мине чакыра. Машинасы берәр нишләп, күтәрәсе-төшерәсе бардыр. Бардым инде, мин бит кем генә чакырса да, ярдәмгә ашыгам. Килеп күрештем, сөйләшеп киттек вак-төяк, бер чәркәне дә кактык ярты прәннек белән. Шуннан бу миңа әйтә: "Кара әле, дус, сине юкка чакырмадым, бөтен җирең әйтеп тора шәп кеше икәнеңне, булышмассыңмы, ә? Бер кешене ычкындырасы бар иде, бәясен сөйләшербез", - ди, күзләремә ялварулы карап.

- Нинди бәя әйтәсең, әйдә тизрәк, берәр ыргакка эләктеме?- мин әйтәм. - Мондый чакта бик тиз кирәк, буылуы бар.

-Тукта әле, нинди ыргак? Теге дөньяга олактырырга дим мин сиңа!

Шул сүзләрне ишеткәч, егылып китә яздым. Соң инде, рәвешем шундый дигәч тә! Минем бит үз гомеремдә тавык та суйганым юк. Чебен үтергәндә дә күзне йомып кына сугам, анда да бик бимазалый башласалар гына. Ә монда! Вәт син ә! Качтым тизрәк.

Вакыт барысын да үз эзенә сала. Бераздан тынычландым тагын. Ашыйм- эчәм дигәндәй. Кешеләргә булышам. Хәзер таныш-белешкә генә. Аллам сакласын чит кешеләр белән бәйләнергә. Тормыш дәвам итә.

Ну, әле тагын бер хәл булып алган икән. Үзебез янындагы кибеткә кереп барам (ерак кибетләргә бик йөрмим хәзер). Карыйм... Малай!!! Күзләремә ышанмый торам. Әллә ничә еллар күрешмәгән, әле бераз яратып та йөргән, күпме еллар мәктәптә бергә укыган кыз чыгып килә. Әллә ни үзгәрмәгән дә кебек, һаман чибәр, чукынчык. Сөенечемнән нишләргә белмим, кочаклагандай итеп, яратып күрешә башлаган гына идем... Я, Ходаем, әстәгъфирулла, арттан баш чүмеченә китереп тә сыладылар. - Нәрсә, жулик, күрмәгәнеңне күрсәтәм бит! Нигә дип минем хатынга бәйләнәсең?! - дип, тагын ару гына бер-икене ябыштырды бу миңа. Каршы торырга да җитешмәдем. Чибәр классташым таныдымы мине, юкмы, минем якка төкерделәр дә китеп бардылар. Нишлим соң, нишлим?! Бер гаебем дә юк бит, күрешергә генә теләгән идем. Ну, бу бандитский мурдыны!

Сирах ФАТИХ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев