Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ветеран укытучы Рәйсә Ниязовна хәзер дә мәктәп белән элемтәсен өзми

Язмам герое, Мамадыш педагогия көллиятен тәмамлап, читтән торып Алабуга педагогия институтында белем алган Рәйсә Кәрамова гомере буе Түбән Арбаш мәктәбендә эшли. Гомер юлымдагы үзгәрешләр аның белән якыннанрак танышуны насыйп итте. Рәйсә ханымның сигезьеллык мәктәптә директор булып эшләгән вакыты. Беренче көннән үк аның зәвыклы, нәзәкатьле, һәр кешегә карата игътибарлы булуы белән...

Язмам герое, Мамадыш педагогия көллиятен тәмамлап, читтән торып Алабуга педагогия институтында белем алган Рәйсә Кәрамова гомере буе Түбән Арбаш мәктәбендә эшли. Гомер юлымдагы үзгәрешләр аның белән якыннанрак танышуны насыйп итте. Рәйсә ханымның сигезьеллык мәктәптә директор булып эшләгән вакыты. Беренче көннән үк аның зәвыклы, нәзәкатьле, һәр кешегә карата игътибарлы булуы белән үзенә җәлеп итте ул. Беркайчан тавышын күтәрми, булган кимчелекләрне күзгә карап әйтә, бик җитди сөйләшүләр вакытында да хәлгә керә белә иде Рәйсә Ниязовна.

Рәйсә ханым - атаклы Мөхлиса Бубый мөгаллимәсенең оныгы Ниязиның кызы. Әбисе Наҗия биргән тәрбия эзсез узмаган. Аның акыллы киңәшләре кечкенә кызның күңеленә нык уелып калган, алга таба да гомер юлында, хезмәтендә маяк булып торган.

Ул мәктәптә күп еллар укытучы, директор урынбасары, директор вазыйфаларын башкарды. Рәйсә Кәрамова җитәкләгән коллектив җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, төрле спектакльләр белән якын-тирә авылларда чыгышлар ясый иде. Укучыларның, укытучыларның, ата-аналарның үзбелемнәрен күтәрү өстендә эшләүгә дә зур игътибар бирде ул. Аның хезмәтен хөкүмәтебез дә югары бәяләде - Рәйсә Ниязовнага Россиянең мәгариф отличнигы исеме бирелде.

Рәйсә Кәрамова үзлегеннән дини белем алып, гарәп графикасы серләрен өйрәнде. Лаеклы ялга чыкканнан соң да мәктәптә "Дин тарихы" түгәрәген алып барды. Аның дәресләре укучылар күңеленә игелекле иман орлыклары салмый калмагандыр. Түбән Арбаш авылында гомер кичереп, сигезенче дистәне түгәрәкләп килүче мөхтәрәм мөгаллимә хәзер дә мәктәп белән элемтәсен өзми, укчыларга үзенең киңәшләрен биреп тора. Үзе дә исән-сау булда күрсен!

Рузалия САДРЫЕВА, Югары Арбаш мәктәбе укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk