Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ветеран белән очраштык

Бөек Җиңүнең 67 еллыгы якынлашкан коннәрдә без, "Кояшкай" социаль приютында тәрбияләнүче бер төркем балалар һәм тәрбиячеләр, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсәнов Гомәр абый Хәсән улы белән очрашуга бардык. Апрель аеның кояшлы соңгы көннәре. Кукмара бистәсенең Нурминкә елгасы буенда яшеллеккә күмелеп урнашкан пөхтә, матур йорт. Капкадан килеп керүгә, орден-медальләрен тагып, ачык...

Гомәр абый - сугыш һәм хезмәт ветераны. Ул безгә бик мавыктыргыч итеп үзенең тормыш юлы, сугыш елларында күргәннәре турында сөйләде, балаларның сорауларына җавап бирде.
Ветеранны Җиңү бәйрәме белән котлап, балалар үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Тәрбиячеләр Фәйрүзә Әбделәхәтова һәм Гөлзирә Исрафилова җитәкчелегендә әзерләгән концерт номерлары да өлкәннәр күңеленә бик хуш килде.
Бөек Җиңүнең тере шаһитләре, безне тыныч тормышның кадерен белергә өйрәтеп, әле озак яшәсеннәр иде. Гомәр абый һәм Әминә апага сәламәтлек белән яшьләрнең игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әле күп еллар бергә Җиңү көнен бәйрәм итәргә язсын! Җирдә сугышлар булмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X