Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ведомстводан тыш сак бүлегенең начальнигы булып эшләгән Василий Антиповны җитәкчеләр һөнәри бәйрәме белән котладылар (+фото)

Бүген ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Кукмара бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, 20 ел буе Кукмара районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегенең начальнигы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Василий Антиповны Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, ведомстводан тыш сак...

Бүген ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Кукмара бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, 20 ел буе Кукмара районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегенең начальнигы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Василий Антиповны Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәте начальнигы Ленар Шәйхетдинов, полициянең шәхси состав белән эшләү бүлеше начальнигы Айрат Насыйровлар бәйрәм белән котлап, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Райондашыбыз, Казан технология техникумы студенты - 18 яшьлек Василий Антипов, 1942 елда хәрби хезмәткә алынып, Ерак Көнчыгышка чик буйларына җибәрелә, Манчжурияне Япон басып алучыларыннан азат итүдә катнаша.

Сугышның аеруча кызган чоры. Отрядлары сугыш хәрәкәтләрендә катнашмаса да, чик буе сакчыларына бер генә минутка да тынычланырга ярамый, юкса, йомшаклык күрсәтүеңне сизгән дошман гаскәрләренең һөҗүмгә күчәсен көт тә тор.

-Чик буенда 3-4 ел хезмәт иткән солдатларны бер-бер артлы көнбатыш фронтына җибәрәләр. Солдатлар саны аз булганлыктан, безгә тәүлегенә 12-15әр сәгать чик сагында торырга туры килсә дә, чиктән читләрне уздырмадык. Әле ул гынамы - бер үк вакытта оборона корылмалары да төзисең. Япон хәрбиләре еш кына сакчыларны яшеренгән җирләреннән аталар, тылга үзләренең шымчыларын җибәрәләр иде, - дип искә ала ул вакытларны ветеран. - Ике елдан мине бүлек командиры итеп билгеләделәр, алга таба заставаның комсомол оешмасы сәркатибе булып сайландым. Яшь хәрбиләр, комсомолчыларның остазы буларак, алар белән сәяси темага аңлату эшләре алып бардым, үземнең тәҗрибәмне һәм белемемне яшьләргә бик теләп тапшырдым.

Василий Антипов бары тик 1949 елда гына демобилизацияләнә һәм исән-имин туган як туфрагына аяк баса. Райондашыбыз кул кушырып утыра торганнардан түгел - сугыштан кайтуга ук ул үзенең хезмәтен Татарстанның Эчке эшләр бүлегендә дәвам итә. Участок милициясе, өлкән оперуполномоченный вазыйфаларын башкарган ветеран, 20 ел буе Кукмара районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегенең начальнигы булып эшләп, лаеклы ялга чыга.

-Василий Антипов ветераннар хәрәкәтенә актив өлеш кертте, ул әле хәзер дә яңа гына хезмәт юлын башлаган хезмәткәрләргә үзенең саллы киңәшләре белән һәрдаим ярдәм итеп тора, - диләр аның турында полициянең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре. - Бүлектә "Дисциплина көне", әхлакый-психологик әзерлек буенча дәресләр уздырган вакытта, төрле тантаналарда да безнең көтеп алынган кунак иде ул.

Сугыш һәм хезмәт ветеранының күкрәген бик күп орден-медальләр бизи. Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Почет билгесе орденнары, бик күп медальләр - аның өчен иң кадерле ядкарьләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X