Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Ватаным Татарстан" газетасы журналисты Алсу Хәсәнованың йөрәге тибүдән туктаган

Бәла көтелмәгәндә генә килә. Алсу гөрләтеп эшләп йөргән арада чирләде дә китте. Табиблар яман чир диагнозын куйды. Алсу авырый башлаганнан соң, барыбыз да күңел тынычлыгын югалтты. Һәр иртәбез: "Алсуның хәле ничек икән?" - дигән сүзләрдән башланды. Әле соңгы көннәрдә дә күпләр аны шат-матур итеп төшендә күргән булып чыкты. Яхшыга юрарга,...

Бәла көтелмәгәндә генә килә. Алсу гөрләтеп эшләп йөргән арада чирләде дә китте. Табиблар яман чир диагнозын куйды. Алсу авырый башлаганнан соң, барыбыз да күңел тынычлыгын югалтты. Һәр иртәбез: "Алсуның хәле ничек икән?" - дигән сүзләрдән башланды. Әле соңгы көннәрдә дә күпләр аны шат-матур итеп төшендә күргән булып чыкты. Яхшыга юрарга, үзебезне өметләндерергә тырыштык. Тик...
Үзен һич аямыйча, ашыга-ашыга эш­ләде ул: бер сәфәрдән кайтуга икенчесенә чыгып китәргә әзер иде. Шулай бер-бер­сенә ялганып киткән сәфәрләре шактый күп булды. Күрәсең, әйтеп-язып калырга, үзенчә дөньяны камилләштерергә ашыккан. Кияүгә чыккач, Алсу Хәсәнова Алсу Булутка әйләнде. Фамилиясе үзгәрсә дә, холык-фигыле, эшкә мөнәсәбәте үзгәр­мәде аның. Яраткан һөнәре барыбер беренче урында калды, сәфәрләргә элеккечә еш чыкты. Рәхмәт яугыры, ире Ләвәнт хәләл җефетен аңлый белде, ярдәмчесе-киңәшчесе булды.
Ул куркыныч авыруга каршы бер елга якын көрәште. Һәркем кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Республика җи­тәкчелеге, аерым алганда, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Германиягә дә барып кайтты Алсу. Дә­валауга Татарстанның иҗат-сәнгать оешмалары да өлеш кертте. Журналист халкы, газетабыз укучылары да аның язмышына, сәламәтлегенә битараф калмады. Алсу үзе дә сер бирмәскә, гадәттәгечә эшләргә тырышты, үзен, якыннарын, безне дә өметләндерергә тырышты. "Барыбер те­реләм мин, Алла боерса", - дия-дия, чир белән көрәште. Әле 23 февральдә егет­ләрне биетеп-җырлатып күңел ачтырды. 8нче март бәйрәмендә дә бергәләп бәйрәм иттек. Анда Алсу да бар иде. Хезмәттәшләре янәшәсендә ял итеп, күңел ачып, соңгы утыруы булган икән. Әле март аенда гына аңа 37 яшь тулган иде. Нишлисең инде, җыяр ризыгың бетсә...
Алсуыбызның урыны җәннәттә булсын. Әнисе Миңзифа апага, әтисе Хәмит абыйга, кыз туганнары Лилия белән Әлфиягә генә түгел, ире Ләвәнткә дә бик кыен. Ходай сабырлыклар бирсен сезгә. Барыбыз да Аллаһыдан киләбез, Ал­лаһыга әйләнеп кайтачакбыз. Аллаһы Тәгаләнең җәннәт бакчаларында кү­ре­шергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk