Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вахитлеләр монда да үрнәк

Вахитов исемендәге хуҗалыкта янгынга каршы көрәш ирекле дружинасын бу турыдагы Федераль Закон чыкканчы ук төзеп куйдылар.


Хуҗалык көче белән пөхтә генә янгын сүндерү депосы төзелде һәм шунда ук хуҗалыкның диспетчерлык хезмәте урнашты. Хәрби әзерлек сызыгында сулы автоцистерна тора. Телефон бар, тәүлек буе график нигезендә шоферлар кизү тора. Автомашина инде 35 "яшьлек" булса да, ул һәрчак төзек. Аннан тыш, янгын урынына су алып килү җайланмасы, Вахит авылындагы су юлларында гидрантлар, ә авыл кырыенда бөя бар. Авыл җире өчен менә дигән!
Янил авыл җирлегендә өч авыл бар. Һәр кешедә диярлек мунча, газ кертелгән йортлар. Янгын куркынычы зурлыгын исәпкә алып, хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов янгынга каршы көрәш өчен ирекле дружина төзүне үзе башлап йөри. Чөнки янгын чыга калса, зыяны күпкә зуррак булачагы билгеле.
Янгынга каршы көрәш дружинасында хуҗалык штатындагы шоферлар. Алар кырын ятып янгын чыкканын көтеп ятмый, техника карау-ремонтлау, депоны һәм территорияне тәртиптә тоту, янгыннарны булдырмау турында профилактик әңгәмәләр үткәрү белән мәшгульләр. Язын-көзен бакча чүбен яндырырга омтылучыларны, җилле көндә мунча ягучыларны кисәтү дә алар игътибарында.
Кизүдә торучы хәвефле хәбәрне алу белән шофер автомашинасында янгын чыккан урынга ашыга. Кизү торучы авыл җирлеге башлыгына, дружинаның башка кешеләренә хәбәр итеп, янгын урынына җыелу оештырыла.
Элек бик әйбәт гадәт бар иде: һәр хуҗалык, янгын була калса, нинди дә булса корал: (янгын сүндерү баллоны, багор, озын саплы балта, көрәк, чиләк, җиңел баскыч һ.б.) алып килде. Нәрсә алып киләсе һәр капкага алдан язып куелган иде.
Янгынга каршы көрәш эшенә ирекле дружиналарны тарту Янил авыл җирлегендә генә түгел, муниципаль районның барлык җирлекләренең дә хәленнән килә торган гамәл. Янгын булган урынга килеп читтән тамаша кылып кына тору намуслы гражданин эшемени?! Янгынга каршы көрәшкәндә артык кеше булмый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk