Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Умарта тотсаң, законны үтә

Умарта ояларын йорт янындагы кишәрлекләрдә закон таләп иткәнчә тотмау очраклары турында аерым авыллардан коллектив шикаятьләр еш керә. Әйе, законнарны бозмыйча, ветеринария һәм санитария кагыйдәләрен үтәүче һәр гражданин һәм юридик затның умартачылык белән шөгыльләнергә хакы бар. Төп таләп - умарта оялары җир участогы чикләреннән 10 метрдан да якын урнашмаска һәм 2...

Умарта ояларын йорт янындагы кишәрлекләрдә закон таләп иткәнчә тотмау очраклары турында аерым авыллардан коллектив шикаятьләр еш керә.

Әйе, законнарны бозмыйча, ветеринария һәм санитария кагыйдәләрен үтәүче һәр гражданин һәм юридик затның умартачылык белән шөгыльләнергә хакы бар. Төп таләп - умарта оялары җир участогы чикләреннән 10 метрдан да якын урнашмаска һәм 2 метрдан да ким булмаган биеклектәге тоташ койма белән әйләндереп алынган булырга тиеш. Умарта оялары, һич булмаса, күрше җир участогыннан бина яки башка корылма белән бүленеп куелса ярый. Кыскасы, умарта ояларының сәламәтлек, белем бирү, балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләреннән кеше саулыгына һәм тормышына зыян китерми торган аралыкта булуы шарт.

Һәр умарталыкның ветеринария-санитария паспорты һәм анда ветеринария табибының тиешле язмалары булу зарур. Умарта ояларын күчерү һәм аларның продукциясен сату бары шулар нигезендә рөхсәт ителә. Торак пунктларда умарта оялары тотучылар һәм умартачылык белән шөгыльләнергә теләүчеләр, ветеринария идарәсенә гариза язып, теркәлеп һәм инструктаж үтеп, умарталык таныклыгы алырга тиешләр. Умарта тоту буенча законда каралган тиешле таләпләрне бозучыларны җаваплылыкка тарту көтә.

Наил Габдрахманов, Республика баш ветеринария идарәсенең Саба территориаль бүлеге инспекторы

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=728.IrjRsu8Nc-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев