Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучыларны Янил мәктәбенә автобус йөртәчәк

Укучыларны автобус йөртмәвеннән зарланып язган сорауга Янил мәктәбе дирекциясеннән җавап килде. -Мәктәп автобусы районга 28 августта кайтса да, район җир һәм милек мөнәсәбәтләре Палатасы боерыгы нигезендә безнең мәктәп карамагына 25 ноябрьдә генә тапшырылды. Автобуска тикшерү үткәрү, иминиятләү өчен декабрьдә район бюджетыннан 11 мең сум акча бүленде. Бүгенге көндә әлеге эшләр...

Укучыларны автобус йөртмәвеннән зарланып язган сорауга Янил мәктәбе дирекциясеннән җавап килде.

-Мәктәп автобусы районга 28 августта кайтса да, район җир һәм милек мөнәсәбәтләре Палатасы боерыгы нигезендә безнең мәктәп карамагына 25 ноябрьдә генә тапшырылды. Автобуска тикшерү үткәрү, иминиятләү өчен декабрьдә район бюджетыннан 11 мең сум акча бүленде. Бүгенге көндә әлеге эшләр башкарылган, автобуска номер алынган, шоферы бар. Глонас кына кирәк. Маршрутны спутник аша хәбәр итүче әлеге прибор өчен акча бирелеп урнаштырылуга, автобус йөри башлаячак. Ул хәзергә, хатта әйтелгәнчә, мәктәп ишегалдында түгел, ә "Кукмор Транс" җәмгыяте ишегалдында тора һәм укучыларны йөртә башлагач та, иртән шуннан килеп, соңыннан кире Кукмарага кайтып китә торган булачак, - диелгән әлеге хатта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев