Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тынычлыкның нигезе – бер-береңне хөрмәт итүдә, ди Кукмара районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев

Әңгәмәдәшебез - район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев. 1.Кукмара эчке эшләр бүлеге республиканың үз категориясендәге 14 полиция бүлеге арасында алтынчы урында бара. Сезнеңчә, бу яхшы күрсәткечме? -"Алтын урталык"ны мин бер дә начар димәс идем. Аннары без бит әле җинаятьләрне ачу буенча да үз категориябездә икенче урынга күтәрелә алдык. Бу,...

Әңгәмәдәшебез - район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев.

1.Кукмара эчке эшләр бүлеге республиканың үз категориясендәге 14 полиция бүлеге арасында алтынчы урында бара. Сезнеңчә, бу яхшы күрсәткечме?

-"Алтын урталык"ны мин бер дә начар димәс идем. Аннары без бит әле җинаятьләрне ачу буенча да үз категориябездә икенче урынга күтәрелә алдык. Бу, әлбәттә, барлык коллективның тырышлыгы нәтиҗәсе. Бүгенге көндә бүлектә йөзгә якын кеше эшли. Бәйрәм уңаеннан 12 полиция хезмәткәре "Хезмәттәге уңышлары өчен" Россия Эчке эшләр министрлыгы медальләренә, ә өч хезмәткәр күкрәк билгеләренә ия булдылар. Участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамазан Мамлиевка "Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан" дигән язулы кул сәгате кайтты. Шулай ук бер төркем хезмәткәрләргә район башлыгының, район эчке эшләр бүлегенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

2. Быел районда җинаятьләр саны узган ел белән чагыштырганда бераз кимегән. Әмма шулай да үтерү белән бәйле җинаятьләрнең артуы күзәтелә.

-Үтерү генә түгел, склад, кибет, сәүдә нокталарыннан, фатирлардан милек урлау очраклары да артты. Шулай ук урамнан рөхсәтсез рәвештә берәүнең җиңел автомобилен алып китү, көчләү очрагы теркәлде. Быел өч үтерү очрагы булды. Кеше гомерен өзү белән тәмамланган авыр җинаятьләрнең күбесе исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә эшләнә. 25 гыйнварда көндезге сәгать уникеләр тирәсендә Княгор авылында булган бәхетсезлек очрагы да моңа мисал булып тора. Исерек хәлдәге ике туган арасында гауга чыга һәм берсе икенчесенең күкрәк читлегенә пычак белән кадый. 1970 елгы ир кеше урында ук һәлак була.

Җәмәгать урыннарында, урамнарда бәрелеп-сугылып йөрүчеләргә, ялган аракы белән сату итүчеләргә дә дә таләпләр катгый. Агымдагы елның тугыз аенда 1454 исерек кешегә беркетмә төзелде. 10058,25 литр суррогат алкоголь, 457,4 литр составында спирт булган продукция алынды. Алар буенча ике җинаять эше кузгатылды, 33 беркетмә төзелде. Наркотикларның районга үтеп керүенә юл куймас өчен дә зур күләмле эшләр башкарыла. "Мәк" операциясе барышында составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр үстергән өчен дүрт җинаять эше кузгатылды, наркотиклар белән бәйле рәвештә җиде кеше административ җаваплылыкка тартылды.

3.Җиңү паркы комплексына куелган яктырткыч лампаларны ватучылар үзләренең гамәлләрен аңлата алдымы?

-Җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләренең оператив эшләүләре нәтиҗәсендә без тиз арада аларның эзенә төшә алдык. Лаякыл исерек хәлдә булган өч япь-яшь Кукмара егете үзләренең гаепләрен таныдылар, 51 мең сумлык матди зыянны да кайтардылар. Әти-әниләрен дә чакырып сөйләштек. Акыллы, тәртипле, уңган-булган дип характерланучы егетләрнең гамәленә алар да аптырашта, бу фактның балалары тормышына кара тап булып кереп калалуы бер дә күңелле түгел бит.

4.Илдә шартлау, террорлык актларының ешаюы борчу тудыра. Күпмилләтле районыбызда полиция тарафыннан бу уңайдан нинди эшләр башкарыла?

-Бердәмлек булсын өчен иң элек эшне бер-береңне, ул кешенең динен хөрмәт итүдән башларга кирәк. Районыбызда мәчетләр, чиркәүләр эшли. Дини оешма лидерлары, дин әһелләре белән һәрдаим аралашып торабыз, булган проблемаларны бергәләп хәл итәбез. Кукмарада традицион булмаган исламны үз итүчеләр, "Тәблигъ-и-Дҗамаат" төркеме вәкилләре дә юк түгел. Дини экстремизмга каршы линия буенча оператив исәптә торучылар да һәрдаим полиция хезмәткәрләренең күз уңында. Әмма район халкы да игътибарлы, уяу булсын иде.

5.Ирекле халык дружиналары (ДНД) эшчәнлегенә дә тукталсагыз иде.

-Билгеле булганча, хокук саклау органнарында һәрдаим кыскартулар булып тора. Шуның өчен безгә халыкның ярдәме бик кирәк. Районда 30 (авыл җирлекләрендә - 29, Кукмарада - 1) ирекле халык дружинасы оешты. Аларда 334 кеше исәпләнә. Атнага өч көн дружиначылар участок инспекторы белән кизү торалар, җәмәгать тәртибен саклауда ярдәм итәләр.

Тиздән районда "Имин шәһәр" программа-аппарат комплексы да эшли башлар һәм онлайн режимында мәгълүмат бирүче видеокамералар урнаштырылыр, дип өметләнәбез. Әлеге программа халык иминлеген тәэмин итүче барлык автомат системаларны үзенә берләштерәчәк.

Алсу ИДРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk