Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туештагы “Фатыйма” сәламәтләндерү үзәге һәркемгә хезмәт күрсәтә

Кукмараның Туеш бистәсендә "Фатыйма" сәламәтләндерү үзәге ачылу турында газетагызда язма чыккан иде. Әлеге үзәктә халыкка яшь белгеч, терапевт Гөлназ Шакирова хезмәт күрсәтәчәк, дип тә укыдык. Шул уңайдан берничә соравыбыз бар иде. Үзәктә Туеш микрорайонында яшәүчеләр генә кабул ителәме, ул түләүлеме, табиб кайсы сәгатьләрдә эшлиячәк икән? Дания Сәмигуллина. Әлеге сорауга район...

Кукмараның Туеш бистәсендә "Фатыйма" сәламәтләндерү үзәге ачылу турында газетагызда язма чыккан иде. Әлеге үзәктә халыкка яшь белгеч, терапевт Гөлназ Шакирова хезмәт күрсәтәчәк, дип тә укыдык. Шул уңайдан берничә соравыбыз бар иде. Үзәктә Туеш микрорайонында яшәүчеләр генә кабул ителәме, ул түләүлеме, табиб кайсы сәгатьләрдә эшлиячәк икән?

Дания Сәмигуллина.

Әлеге сорауга район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиевтан түбәндәге җавапны алдык.

-Әйе, Туеш микрорайонында "Фатыйма" сәламәтләндерү үзәге халыкка хезмәт күрсәтә башлады. Ул бүгенге көндә процедура кабинеты буларак эшли, ягъни, табибтан бирелгән дәвалану процедураларын (укол ясату, система куйдыру) биредә үтәргә була. Туеш халкына гына түгел, теләге булган һәркемгә тәҗрибәле шәфкать туташы хезмәт күрсәтәчәк. Ә табибә Гөлназ Шакирова авыруларны биредә пәнҗешәмбе көнне кабул итә. Барлык хезмәтләр дә бушлай башкарыла. Эш сәгате: иртәнге сәгать 8 дән 4кә кадәр. Төшке аш вакыты -12 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр. Шимбә, якшәмбе - ял көннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X