Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Торак өчен түләмәүчеләрне фатирларыннан куалар

Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр һәр йортта диярлек бар. Республикабызда мондый фатир хуҗаларына йогынты ясауның төрледән-төрле ысуллары кулланыла. Әмма бу чаралар да әллә ни ярдәм итми. Башкалабызда гына гомуми бурыч күләме 1,7 миллиард сумга җиткән. Ел саен арта барган тарифлар күп кенә кешеләрдә ризасызлык уята. Хәзерге вакытта фатир өчен түләүләр хезмәт...

Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр һәр йортта диярлек бар. Республикабызда мондый фатир хуҗаларына йогынты ясауның төрледән-төрле ысуллары кулланыла. Әмма бу чаралар да әллә ни ярдәм итми. Башкалабызда гына гомуми бурыч күләме 1,7 миллиард сумга җиткән.

Ел саен арта барган тарифлар күп кенә кешеләрдә ризасызлык уята. Хәзерге вакытта фатир өчен түләүләр хезмәт хакы, пенсиянең саллы гына өлешен "йота". Катлаулы икътисади шартларда исәп-фактураларындагы суммалар бигрәк тә авыр йөккә әверелде. Әмма шулай булса да, күбебез фатир өчен вакытында түләп барырга тырыша. Ашау ягын киметеп, кием-салым сатып алудан баш тартып булса да, беренче чиратта бу чыгымнарны каплый.

Фатир өчен түләмәүчеләрнең күпчелеге исә шул бер үк кешеләр. Аларның үз бурычларын капларга мөмкинлеге бар. Кемнеңдер исәп-фактуралар белән маташып йөрергә вакыты җитми, икенчеләр исә хезмәтләр сыйфаты белән канәгать булмыйча принципиаль рәвештә түләми. Нәтиҗәдә, бурыч суммасы ай саен артып, миллиардларга җитә.

Казан башкарма комитетының ТКХ комитеты башлыгы Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренчә, башкалабызда коммуналь җыемнар Россия күләмендә иң югары дәрәҗәдә - 98 процентны тәшкил итә. Әмма калган 2 процент ай саен исәп-фактуралар буенча түләмичә, бурыч күләмен 20 миллионга арттыра бара.

- Торак-коммуналь комплекс күрсәтелгән коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләрдән җитди зыян ала. Нәтиҗәдә, чылбыр буенча ресурслар белән тәэмин итүче компанияләр алдында бурыч җыела. Бу исә үз чиратында күрсәтелгән хезмәтләр сыйфатына йогынты ясый. Казан буенча бурыч күләме 1,7 миллиард сумга җитте, - ди Искәрдәр Гыйниятуллин.

Казанда 50,5 мең гаиләнең 100 меңгә кадәр бурычы тупланган. 1700 гаиләнең исәп фактураларындагы суммасы 101-300 мең сумга кадәр җыелган. 274 гаилә "коммунальщикларга" 301-600 мең сум тиеш. 600 меңнән артык бурычны 34 гаилә җыйган. Максималь бурыч суммасы 1,3 миллион сумны тәшкил итә икән.

Милек хуҗалары булып исәпләнгән фатир хуҗалары белән идарәче компанияләр эшли. Алар бурычлыларның суын сүндереп, утын, канализациясен өзеп, судларга мөрәҗәгать итеп көрәшә. Муниципалитет исә муниципаль торак өчен җавап тота. Казанда мондый төр торак нибары 10 процент кына булуга карамастан, 43 процент бурычны нәкъ биредәге фатирларда яшәүчеләр җыйган. Бурычларны түләтү буенча эш даими алып барыла. Әмма түләмәүчеләрне мондый чаралар гына куркытмый. Нәтиҗәдә, зур бурыч җыючыларга карата иң катгый ысулны куллана башлаганнар. Фатир өчен озак еллар буе түләмәүчеләрне фатирларыннан чыгарып, кечерәк бүлмәләргә күчерү буенча эшләр башланган. Судка бүгенге көндә 6 шикаять бирелгән, шуларның икесе буенча уңай карар кабул ителгән.

- Бу башкаларга сабак булыр дип ышанабыз, - ди Искәндәр Гыйниятуллин.

Динә ЗАРИПОВА
Интертат.ру
№ --- | 24.08.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев