Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәңкәсез Танькинога 400 еллар элек нигез салынган

Танькино, Тәнкин, Тәңкә... Халык телендә өч төрле исем йөртүче бу авыл мәгърур таулар кочагына, Ушман елгасы буена сыенган. Аның тауларына менгәч, үзеңне бераз күкләрдә сыман хис итәсең... Тик кайчандыр һәр тарафка билгеле булган Танькино бүген инде онытылып бара: мәшһүр чиркәве - хәрабә, базар урыны - болынлык, күп йортлары иясез калган....

Танькино, Тәнкин, Тәңкә... Халык телендә өч төрле исем йөртүче бу авыл мәгърур таулар кочагына, Ушман елгасы буена сыенган. Аның тауларына менгәч, үзеңне бераз күкләрдә сыман хис итәсең... Тик кайчандыр һәр тарафка билгеле булган Танькино бүген инде онытылып бара: мәшһүр чиркәве - хәрабә, базар урыны - болынлык, күп йортлары иясез калган. Әмма биредәге халык һаман да горурланып: "Без Танькинода яшибез!" - диләр.

БЕЛЕШМӘ Танькинога 400 еллар элек нигез салынган. Кукмарадан 22 чакрым ераклыкта урнашкан бу авыл Түбән Үрәс җирлегенә карый. Заманында Танькино волость дәрәҗәсенә җитеп, Казан губернасының Мамадыш өязенә караган. Аның аша Казан-Мамадыш, ә әби-патша Екатерина II вакытында ат юлы узган, диләр.

Халык саны: 1858 елда - 282; 1908 елда - 387; 1912 - 313; 2013 - 49 кеше, шуларның 13е - балалар, 8е пенсионер. Милләтләре буенча, биредә керәшеннәр, марилар һәм удмуртлар гомер итә.

100 ел элек Танькинода 73 хуҗалык, полиция уряднигы, волость идарәсе, фельдшер пункты, земство карамагындагы мәктәп, 3 көнкүреш товарлары сату кибете, казнага караучы шәраб кибете, пәнҗешәмбе базары, су тегермәне, буяу цехы булган.

Бүген биредә 13 йорт, 2 урам бар. Кибет, мәктәп, клуб, медпункт - берсе дә юк. Халык, йомышы төшсә, 1 чакрым ераклыктагы күрше Түбән Үрәс авылына йөри.

Авылга 25 ел элек су, 7 ел элек газ, 9 ел элек телефон кергән. Урамга таш түшәлгән.

Авылның төп транспорты - велосипед. Машина 4 кешедә генә бар.

Төп горурлыклары - тау асты чишмәләре, зират һәм Петропавел чиркәве.

Танылган шәхесе: Советлар Союзы Герое Петр Воробьев.

Әз-мәз тарих...

Танькино - гаҗәеп бай тарихлы авыл. Аның килеп чыгышы турында бихисап фаразлар яши. Әйтик, Кукмараның туган төбәкне өйрәнү музеенда аның исеме Тәңкә кушаматлы татар баена бәйле, диделәр. Күрәсең, әлеге байның алтын-көмеш тәңкәсе күп булган һәм аңа "тәңкә" дигән кушамат тагылган. Танькиноны тагын Үрәс-Оча, Петропавлавское дип тә йөрткәннәр.

Авылның 13 йортына сугылгач, тагын да кызыклырак юрамаларга тап булдым. Базарлар белән данлыклы бу авылны сәүдәгәрләр үзара "Тәңкә" дип йөрткән һәм Танькино да шуннан килеп чыккан. Тагын бу якларда яшәүче керәшен хатын-кызлары күкрәкләренә тәңкәле хәситәләр тагып йөргән - бәлки, исем дә шуннандыр, диләр. Хәер, авылның тарихын өйрәнүче бер галим булган үзе. Бу турыда миңа Валентина һәм Иван Федоровлар сөйләде:

-Танькинода туып-үскән Николай Андреев Түбән Камада яшәде, узган ел үлде. Ул гомере буе Танькино тарихын өйрәнгән, күренекле профессор, төрмәләрдә дәресләр бирүче укытучы иде. Җәен авылга кайткач, гел калын бер папка күтәреп йөрде. Анда авылга кагылышлы архив документлары, борынгы фотолар бар иде. Соңыннан Николай аларны аерым китап итеп тә бастырмакчы булды. Кызганыч, хатыны Мариянең, балалары Валерий белән Валентинаның әтиләре үлгәч, Танькинога кайтканнары юк. Ул папка аларда түгел микән? Адреслары - Түбән Кама, Яшьлек урамы, 36 "а" йорты. Юлыгыз төшсә, кереп чыгыгыз әле. Без инде картайдык, 60 яшьтән уздык. Андый ерак юлга чыга алмыйбыз, - диде алар.

Танькинода бүген иң өлкән кеше - 85 яшьлек Просковья Антонова дигәннәр иде. Әмма авыруы сәбәпле, аның инде хәтере киткән. Тагын авыл тарихын белүче Николай Соловьев та ярты ел элек 82 яшендә бакыйлыкка күчкән...

Соңгы Воробьев

Танькинода бөтен йортларның диярлек йөзлекләре челтәрле итеп эшләнгән. Капка-койма төзек, буялган. Әмма күбесенең буш булуы гына тетрәндерде. Аның каравы, кирпечтән яңа һәм зур йортлар калкып чыгуы сөендерде. Монда халык авыл бетүдән курыкмый, чөнки яшьли бәхет эзләп читкә киткәннәр картлыкта кире әйләнеп кайта башлаган. Советлар Союзы герое Петр Воробьевның улы Анатолий да 64 яшендә Танькинога күченгән. Дөресрәге, биредәге йортында әлегә дача итеп, җәй айларында гына яши. Киләсе елга гаиләсе белән Нократ Аланыннан бөтенләйгә кайтмакчы.

-Воробьевларның соңгысы инде мин, төпчеге. Без биш бала үстек. Авылдан 17 яшьтә армиягә чыгып киткәч, кире әйләнеп кайтмадым. Өйләндем, гомерем буе заводта эшләдем. Бертуганнарым да читкә китте: Красноярск крае, Түбән Тагил, Мамадыш шәһәрләре... Мин беркайчан газеталарга интервьюлар бирмәдем. Сезнең дә шпион булуыгыздан шикләнәм. Танькинога соңгы вакытта чит кеше сирәк килә, - диде ул.

-Шәһәрдән авылга ник күченергә булдыгыз?

-Туган нигезне югалтасы килмәде. Йорт-җир документларын инде үз өстемә рәсмиләштердем. Хәзер улым, оныгым белән төзекләндерү-чистарту эшләре алып барабыз. Каралты-кура да искергән. Кош-корт та алып җибәрсәк, дибез. Хатыным Лидиянең дә монда яшисе килә.

Лидия Воробьева тумышы белән Нократ Аланыннан булса да, Танькино килене булуы белән гомере буе горурланып яшәгән.

-Без яшь вакытта авылда кеше дә, хуҗалык саны да инде кимегән иде. Каенанам Клавдиянең: "Князь кызы Татьяна хөрмәтенә авылга Танькино дигән исем кушканнар", - дип сөйләгәнен хәтерлим. Князь кызы бу якларга ничек килеп чыккандыр, әмма ул тирә-якка изге суы, илаһи көче белән данлыклы чиркәүне салырга акча биргән, диләр. Каенанам Клавдия белән каенатам Петр да биредә никахлашкан, - диде ул.

-Советлар Союзы Герое булуына карамастан, әтием гомере буе тыйнак кеше булды. Аны ел саен санаторийга бушлай ял итәргә җибәрүләре, үзе дә канатланып сугыш турында хатирәләр яңартуы истә. Әтиемнең кабере зират уртасында, аны хәзер агачлар баскан, читтән күреп булмый. Шулай да Татарстан әтине бик олылады, аның исеме "Герои Советского Союза - сыны Татарии" дигән саллы китапка кертелде, - дип сөйләде Анатолий Воробьев.

Гыйбадәтханә

Танькиноның "визит карточкасы" булган әлеге таш чиркәү 1811-1822 елларда торгызылган. Аңарчы халык гыйбадәткә агачтан эшләнгәненә йөргән. Гомумән, Танькинога юлыгыз төшсә, аны әллә каян күренеп торган шушы Петропавел чиркәве аша таба аласыз.

Петропавел гыбадәтханәсе заманында Казан губернасында иң зур мәхәллә тотып, 27 авылга хезмәт иткән. Чиркәүнең изге чишмәсендә су коенырга, тәүбә итәргә Россиянең төрле почмакларыннан христианнар агылган. Ул чорда Танькино икъдисадый һәм мәдәни яктан алга киткән төбәкләрнең берсе саналган. Биредә атаклы дин әһелләренең дә хезмәт куюы мәгълүм. Руханилар арасында татар шагыйре Яков Емельянов, мәгърифәтче Андрей Васильев та бар.

Танькино халкы сөйләвенчә, авылга газ үткәргәндә чиркәү тирәсендә кеше сөякләре табылган. Чиркәү эчендә аның побы да күмелгән, диләр. Хәер, бәлки гыйбадәтханә эчендә тагын да кызыклырак мәгълүматлар сакланадыр. Мин барганда аның ишекләрендә йозак иде...

"Авылдан китмибез!"

-Танькино халкы күрше авылларга сәпидтә генә җилдерә, - дип әйтеп куйган иде җирлек башлыгы Гөлсинә Гарифуллина. Велосипедка атланучының күбесе - хатын-кызлар. Хәер, биредә сан ягыннан да алар күбрәк: Танькинода - 14 ир-ат, 16 хатын-кыз яши.

-Син тарихта казынып йөрмә, аны хәзер белүче калмады. Чиркәүгә килгәндә, анда минем әби иртә-кич сепараторда колхоз сөте әйләндерде. Хезмәт хакын ипиләтә алды. Монда элек-электән күпчелек киленнәр татар кызлары булды: Әгерҗедән Рәйсә, Түбән Үрәстән Зөлфия дисеңме... - диде иң купшы өйләрнең берсендә яшәүче 70 яшьлек Мария Петрова. - Һөнәрле беркем юк, төп акча пенсиядән керә. Киленем Ильмира Түбән Үрәстә укытучы булып эшли. Үз кызларым Казанда, Нократ Аланында тора. Танькинода элек ферма бар иде, мин шунда бозау карадым. Гомер буе ат, сыер, тавык тоттым. Төп ризыгыбыз бәрәңге - ян бакчада үсә.

Танькино кечкенә авыл булса да, аның "вәкилләре" Россия буйлап сибелгән. Әйтик, Раиса Карпованың балалары Казахстан, Владивосток, Сарапулга кадәр барып чыккан.

Авылга Нырьядан килен булып төшкән Ольга Петухова исә каенанасы Евдокия сөйләгәннәрне бүгенгедәй хәтерли. 94 яшендә вафат булган бу апа: "Әби-бабайлар Танькинога Мамадыш районы Остан Елга авылыннан күченгәннәр", - дип әйтә торган булган. Күченү турында тарихи чыганакларда исә "Танькинога күченгән халыкның бер өлеше 1820 елда Лаеш өязе (хәзерге Мамадыш районы) Норма авылыннан килгән" дигән җөмлә дә бар.

-Бер ай элек Казанның мәдәният университетыннан керәшен фольклорын өйрәнүче өч студент кыз кайткан иде. Өй борынча йөреп, бер авыл көе таптылар, - ди Түбән Үрәс мәдәният йортында хезмәт куючы Гөлбану Таҗиева.

-Авыл бетте инде. Безнең урамда гына да 9 йорт бушап калды. Күпме кешебез зиратта тынычлык таба. Тирә-як болынлык, җиләклек хәзер, рәхәтләнеп печән чабабыз. Җәй буе тау башыннан халык өзелми, бездә иң эре җиләк үсә. Дөньялар ничек кенә булмасын, Танькинодан китмибез! - ди авыл кешеләре.

Авылның киләчәге өчен яшьләр дә борчыла. Кукмарада яшәүче Валерий Кондратьев Танькинодан мәктәпне бетергәч чыгып киткән. Университетта, армиядә вакытта да туган авылы аның йөрәгеннән чыкмаган. Инде тормышта аякка баса башлагач, ул мәрхәмәтле кешеләрдән акча җыеп, авыл зиратына койма да тоттырган.

-Зират коймасының ярты өлеше инде җимерелгән иде. Авылдашлар да, авыл җирлеге дә булышты, Симет бәйрәмендә зират янында плакат тотып та җыйдык акчаны. Анда бит безнең кадерлеләребез күмелгән... 6 ел элек Кукмарага машина юучы, сатучы булып эшкә урнашкан идем. Ул вакытта авылга еш кайтылды. Хәзер урынбасар вазыйфасын билим, гаиләм бар, бөтенесенә өлгереп булмый. Шулай да Танькиноның киләчәге булырмы дип борчылам, - дип сөйләде ул.

...Ә Танькинода исә тормыш кайный: хатын-кызлар бала тәрбияләү, кайнатма-компот әзерләүдә, ирләр читкә китеп акча эшләүдә, өлкәннәр - пенсия артуына сөенеп, урманда гөмбә җыюда... Кыскасы, җир җимертеп, һәр көнгә шөкер итеп, "туган-үскән җиребез" дип, яшәп яталар Танькинода!

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара авыл

erid: 2VtzqxWHLUk