Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтиебез "Алар илгә җиңү алып кайтты" дигән китапка кертелгән

Җиңү көнен бәйрәм итәр алдыннан район газетасында "Кем соң безнең әти?" дигән хатыбыз чыккан иде. Кечкенә генә язма булуга карамастан, бик күп шалтыратулар алдык. Нечкә күңелле, мәрхәмәтле, күңелебездәге хисләрне әзрәк җиңеләйткән райондашларыбызга: Раяз Мөбәрәкшинга, Әлфия һәм Альфред Баһамановларга, Рафыйк Рәүфовка (Татар Толлысы авылы), Мәдинә апа белән Мәүлит абый Гатауллиннарга (Мәмәшир),...

Җиңү көнен бәйрәм итәр алдыннан район газетасында "Кем соң безнең әти?" дигән хатыбыз чыккан иде. Кечкенә генә язма булуга карамастан, бик күп шалтыратулар алдык. Нечкә күңелле, мәрхәмәтле, күңелебездәге хисләрне әзрәк җиңеләйткән райондашларыбызга: Раяз Мөбәрәкшинга, Әлфия һәм Альфред Баһамановларга, Рафыйк Рәүфовка (Татар Толлысы авылы), Мәдинә апа белән Мәүлит абый Гатауллиннарга (Мәмәшир), Рауза Гыйниятуллинага (Ташлы Елга) олы рәхмәтебезне әйтәсебез килә. Ә иң мөһиме - Кукмара төбәк музее директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшинадан сөенечле хәбәр алдык. Ул безгә: "Сезнең әтиегез безнең районның "Алар илгә җиңү алып кайтты" дигән китапка кертелгән",- диде. Бу безгә, фронтовикның балаларына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан зур бүләк булды. Без, туганнар, җыелышып музейга барып, әлеге Хәтер китабын кулыбызга алып, әтиебезнең исем-фамилиясен күреп кайттык. Аның 214 битендә "Нәфиков Гарифулла. 1909 елда Татар Тулбасы(?) ав. туган. 1941 елда моб., 1945 елда демоб. 1958 елда вафат булган"-, дип язылган иде. Бу юлларны укыгач, кабат әтиебезне күргәндәй булдык.

Алда исемнәре язылган райондашларыбызның һәрберсенә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, озын гомер телибез.

Габидә Рафикова, Шәмсерахман Гарифуллин, Нәсимә Дәүләтшина, Сәлимә Муллина, Миннерахман Гарифуллин.

Җиңүчеләр дигән даны бар

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk