Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түбән Үрәс мәктәбенә Советлар Союзы Герое Петр Воробьев исеме бирелде (+фото)

Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә Түбән Үрәс авыл җирлегендә истәлекле, тарихка уелып кала торган вакыйга булды: Түбән Үрәс урта мәктәбенә Советлар Союзы герое Петр Воробьев исеме бирелеп, мемориаль такта куелды. Чарада геройның килене Лидия һәм улы Анатолий Воробьевлар да катнашты. Ризилә КОРБАНОВА Петр Воробьев чыгышы белән әлеге җирлеккә караучы Танькино...

Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә Түбән Үрәс авыл җирлегендә истәлекле, тарихка уелып кала торган вакыйга булды: Түбән Үрәс урта мәктәбенә Советлар Союзы герое Петр Воробьев исеме бирелеп, мемориаль такта куелды. Чарада геройның килене Лидия һәм улы Анатолий Воробьевлар да катнашты.

Ризилә КОРБАНОВА

Петр Воробьев чыгышы белән әлеге җирлеккә караучы Танькино авылыннан. Балачагы, сугыштан соңгы гомере дә туган төбәгендә уза. Аның туган ил азатлыгы өчен барган көрәштәге батырлыклары турында ишетеп, таң каласың, берничә тапкыр яраланган гади солдатның ничек көче җитте икән дип шаккатасың.

-Без биш бертуган идек, мин - иң кечесе. Башка туганнарым исән түгелләр инде. Бүгенге көндә гаиләбез белән Нократ Аланында яшибез. Туган авылыбызга еш кайтырга тырышабыз, хәзерге вакытта анда төзекләндерү эшләре башлап җибәрдек, - диде бәйрәмгә кайткан Анатолий Воробьев. -Әтинең исемен мәңгеләштерү йөзеннән башкарылган бу эшләргә бик куанабыз. Кукмарада да аның исемен йөртүче урам бар, музейларда төрле истәлекләр урын алган. Бик зур рәхмәт.

Анатолий абый бик тыйнак, ипле генә сөйләшә. Әтисенә охшаган диделәр аның турында якташлары.

-Әти кырыс, шул ук вакытта яхшы күңелле кеше иде, - дип истәлекләргә бирелде килене Лидия апа. -Дуслары күп булды. Яу кырында иңгә-иң куеп көрәшкән хезмәттәшләре белән дә һәрдаим аралашып яшәде. Омскидан һәм башка шәһәрләрдән хатлар килгәнен хәтерлим әле. Без - 17-18 яшьлек малайлар өчен ул абыебыз кебек иде, дип әйтәләр иде аның турында бергә көрәшкән иптәшләре.

Яшь буынга патриотик тәрбия бирү, геройның исемен мәңгеләштерү максатында да бу чараның бәхасе әйтеп бетергесез.

Җирлектә өч сугыш, ун тыл ветераны бар. Бөек җиңүгә өлешләрен керткән әби-бабайларыбызның сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Шуңа күрә аларның кадерен белергә кирәк, тормышның ачысын-төчесен күргән ветераннарыбыз авызыннан әйтелгән һәрбер фикер, истәлек безнең, яшьләрнең күңелләрендә урын алсын иде. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булу - бик зур дәрәҗә. Мәктәпкә Петр Воробьев исеме күптән бирелергә тиеш булгандыр, әмма хәзер дә, түгәрәк дата алдыннан бик урынлы дип уйлыйм. Мәктәп киләчәктә бу исемгә тап төшермәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X