Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда эшсезләргә 27 728 хезмәт урыны тәкъдим ителә

Татарстанда тагын эшсезләр саны арта төшкән. 8 декабрьгә Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 811 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезләр саны узган атнага караганда 73 кешегә күбрәк. Шул рәвешле эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,77 % тәшкил итә. Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр...

Татарстанда тагын эшсезләр саны арта төшкән. 8 декабрьгә Татарстанның эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 811 эшсез кеше теркәлгән.

Эшсезләр саны узган атнага караганда 73 кешегә күбрәк. Шул рәвешле эшсезлек дәрәҗәсе бүгенгә икътисади актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,77 % тәшкил итә.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан 27 728 вакансия тәкъдим ителгән. Узган атнада оешмалар 1113 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында, 2-8 декабрьдә, 786 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 406сы хезмәт вазифаларын үз теләкләре белән калдырып киткән, 43 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев