Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар Толлысы авылының тарихын бастырасы иде

Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызның исемнәрен Хәтер китабыннан гына алып, авылым тарихына теркәп кую иде исәбем, әмма китапта 76 кешенең 51е генә язылган икән. Шулай да бу четерекле эшне башкарып чыга алдым. Фронтка киткән 126 кешенең 50се генә исән кайтып, алар да вафат булдылар инде. Авыл тарихын ике ел...

Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызның исемнәрен Хәтер китабыннан гына алып, авылым тарихына теркәп кую иде исәбем, әмма китапта 76 кешенең 51е генә язылган икән. Шулай да бу четерекле эшне башкарып чыга алдым. Фронтка киткән 126 кешенең 50се генә исән кайтып, алар да вафат булдылар инде.

Авыл тарихын ике ел элек яза башладым. Бүгенге буын үзләренең әби-бабаларын, туганнарын онытмасын иде, дип тотындым бу эшкә. Өлкән буын кешеләре кими бара. Авылдашларның шәҗәрәсен - җиде буынны кертеп язу турында уйлыйсы да юк: аларны хәтерли торган әби-бабайлар, әти-әниләр дөньяда юк, инде үзебез әби-бабайлар рәтендә йөрибез. Республика архивларында актарынырга вакытым да, сәламәтлегем дә чамалы.

Әлеге хезмәтем белән кызыксынучы булса, аны миннән алып танышырга, кирәк икән, төзәтмә кертергә мөмкин. Алга таба Татар Толлысы тарихын һәр гаиләгә (язмага 157 гаилә кергән) ничек җиткерү турында киңәш бирүчеләр булыр, бәлки. Язмамны, әлбәттә, китап итеп бастырырга иде, ләкин моңа мөмкинлегем юк.

Мансур Хәсәнов,Татар Толлысы авылы

Редакциядән: Мансур абыйның зур хезмәте кулъязмада гына калмас, авыл тарихын китап итеп бастыруда иганәчелек ярдәме күрсәтергә теләүчеләр табылыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев