Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табигатьнең шаяруы нәтиҗәсендә Сабада тагын бер ир-ат вафат булган

Табигатьтә кызу көннәр хакимлек итә. Эсселек рекорд куя. Соңгы көннәрдәге һава температурасы климатик нормадан 9 градуска югары, ди синоптиклар. Табигатьнең шул рәвешле шаяруы, кызганычка каршы, кеше сәламәтлегенә дә зыян китерә. Эссенең хәтта үлемгә китергән очраклары да бар. 21 июнь көнне Саба районы Тимершык авылында 45 яшьлек Ирек Вафинның йөрәге эссегә...

Табигатьтә кызу көннәр хакимлек итә. Эсселек рекорд куя. Соңгы көннәрдәге һава температурасы климатик нормадан 9 градуска югары, ди синоптиклар. Табигатьнең шул рәвешле шаяруы, кызганычка каршы, кеше сәламәтлегенә дә зыян китерә.

Эссенең хәтта үлемгә китергән очраклары да бар. 21 июнь көнне Саба районы Тимершык авылында 45 яшьлек Ирек Вафинның йөрәге эссегә түзә алмаган - ике бала әтисе үз хуҗалыгында егылып үлгән.

- Ирек газ тармагында эшли иде. Югары уку йортында укучы ике кызы ятим, тормыш иптәше тол калды. Хатыны безнең хезмәттәшебез дә әле, - дип сөйләделәр Intertat.ru хәбәрчесенә Тимершык авыл җирлеге идарәсеннән. - Кичә җирләделәр үзен. Эссегә түзә алмаган, диделәр шул. Йөрәге күтәрмәгән.

Эссе көннәрдә сәламәтлеккә карата игътибарлы булсак иде. Чамадан тыш кызу көннәр йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә тискәре йогынты ясый, ди табиблар. Шуның аркасында баш һәм йөрәк авырулары үзен сиздерергә, кан басымы уйнарга мөмкин.

Кызу көннәрне кайвакыт сәгате-минуты яшен, көчле җил алыштыруын да исегездән чыгармагыз. Әле шушы көннәрдә генә Саба районында аяз көнне яшен сугып бер ир-ат үлгән иде.

Ирек Вафинның гаиләсенең, туганнары һәм якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

Интертат.ру
№ | 23.06.2015

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев