Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сыйныф җитәкчебез Миләүшә Мәҗитова иң күркәм сыйфатларга ия, диләр укучылары

Олыяз урта мәктәбендә сыйныф җитәкчебез булган Миләүшә Мәҗитова иң күркәм сыйфатларга ия. Ул безне, өч авылдан килгән төрле холыклы укучыларны, 5 сыйныфта үз канаты астына алды. Бервакыт көзен бакчада эшләгәндә бер сыйныфташыбыз, Миләүшә апа янына килеп: -Апага булышыйк әле, үзебезнең апа бит ул! - дип, аңа чөгендер тутырыша башлады. Беренче...

Олыяз урта мәктәбендә сыйныф җитәкчебез булган Миләүшә Мәҗитова иң күркәм сыйфатларга ия. Ул безне, өч авылдан килгән төрле холыклы укучыларны, 5 сыйныфта үз канаты астына алды.

Бервакыт көзен бакчада эшләгәндә бер сыйныфташыбыз, Миләүшә апа янына килеп:

-Апага булышыйк әле, үзебезнең апа бит ул! - дип, аңа чөгендер тутырыша башлады. Беренче елны ук без укытучыбызны әнә шулай "үзебезнең апа" итеп кабул иттек.

Ул безгә көн дә үзенең киңәш-тәкъдимнәрен бирде, сердәшчебез булды, һәрберебезнең күңеленә ачкыч таба белде. Көчле якларны күреп, аларны үстерүдә, шәхес буларак формалашуда зур роль уйнады. Бер-беребез арасында каршылыклар, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса, тыныч юл белән генә хәл итәргә булышты, дөрес юл күрсәтте.

Чаңгы походлары, һәркайсыбызның туган көннәре хөрмәтенә үткәрелгән кичәләр, гаилә бәйрәмнәре һәм Миләүшә апа оештырган башка чаралар күңел түребездә якты, матур хатирәләр булып калды.

Миләүшә апа безгә рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән белем бирде. Аның һәр дәресе тәрбияви чараларга бай, тирән мәгънәле, белем алуга зур кызыксыну тудыра торган иде. Чыгарылыш имтиханнарында югары баллар алып, үзебез теләгән уку йортларына керүебез дә - укытучыбызның тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Аның укучылары ел да олимпиада , конкурслар һәм конференцияләрдә катнашып, район һәм республика күләмендә зур уңышларга ирешәләр.

Укытучыбыз әле дә хәлләребезне белешеп тора. Без аны яратабыз һәм хөрмәт итәбез.

Гөлназ Абдуллина, Фирүзә Гаязова, Олыяз авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев