Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Су, тоз, ярма: оста пешекче шулардан да тәмле ризык әзерли ала

Якын арада туган көнен билгеләп үтүче хезмәттәшебез беркөнне: "Мин сезне иң тәмле бәлеш белән сыйлыйм әле, телләрне йотарлык", - дип, безнең авыз суларын китереп, районыбызда данлыклы аш-су остасы Мәйсәрә апа Гыйниятуллина янына заказ бирергә китте. Билгеле, пешерүче хезмәтенә бәя бирер өчен ул әзерләгән ризыктан авыз итеп карарга кирәк. Чыннан да...

Якын арада туган көнен билгеләп үтүче хезмәттәшебез беркөнне: "Мин сезне иң тәмле бәлеш белән сыйлыйм әле, телләрне йотарлык", - дип, безнең авыз суларын китереп, районыбызда данлыклы аш-су остасы Мәйсәрә апа Гыйниятуллина янына заказ бирергә китте. Билгеле, пешерүче хезмәтенә бәя бирер өчен ул әзерләгән ризыктан авыз итеп карарга кирәк.

Чыннан да бик тәмле иде шул Мәйсәрә апаның бәлеше. Аппетитлы кыяфәте, борыннарны кытыклап кергән хуш исен әйтеп-аңлатып бетереп булмый! Шулай булмый ни, һөнәри осталыгын салып, күңел җылысын кушып әзерләгән ризык тәмсез була алмый. Тәҗрибә Мәйсәрә апада җитәрлек анысы, кырык биш ел гомерен аш-су өлкәсенә багышлаган бит ул! Хезмәтеңне яратып башкарганда гына ярты гасырга якын бер өлкәдә эшләп буладыр. Әле бит алай гына да түгел, эшләгән оешмасына тугры калып, гомер буе җәмәгать туклану җәмгыятендә хезмәт куйган ул.

-Казан кооператив техникумын тәмамлагач, өч елга Кукмарага эшкә җибәрделәр. Һөнәрем буенча технолог булсам да, пешерүче хезмәте күңелемә якынрак тоелды. Тәмледән-тәмле ризыклар белән кешеләрне сыйлау, алардан рәхмәт сүзләре ишетү күңелгә әйтеп бетермәслек рәхәтлек, канәгатьлек хисләре бирә. Шуңа күрә шушы яшемә җитеп тә эшемнән аерыла алмыйм, - диде Мәйсәрә апа.

Шулай итеп, Балык Бистәсенең Олы Солтан авылы кызы районыбызның үз кешесенә әверелә. Әлбәттә, уңган-булган, чибәр туташка Кукмара егетләренең дә күзе төшми калмый. Әнә бит, тормыш иптәше Реваль абый да ресторанга килгән җиреннән ошатып кала аны. Шуннан башланган мәхәббәт тарихы матур гаилә тууга сәбәп була, куанычлары - ике кызлары туа, бүгенге көндә инде Мәйсәрә апа белән Реваль абый оныклар сөяләр.

Пешекчегә эшендә генә түгел, өендә дә бер үк хезмәт башкарырга туры килә. Ә Мәйсәрә апа өчен моның бер авырлыгы да юк, яратып башкарган эш туйдырмый шул. Яңа төр технологияләр кулланып ашарга пешерүне дә хупламый ул.

-Мультиварка яки башка төрле заманча пешерү җайланмасымы - берсенең дә кирәген тапмыйм. Ризыкны да рецептларга карап түгел, ә күңелем белән сизеп, бармакларым белән тоеп әзерлим, - ди аш-су остасы.

-Мәйсәрә апа Гыйниятуллина турында нәрсә дип әйтсәм дә аз булыр кебек. Без аның белән егерме өч ел бергә эшлибез инде. Ул районыбызда уңган-булган пешекчеләрнең берсе. Мәйсәрә апа бик күпләрнең остазы да. Аның кул астында хезмәт тәҗрибәсе узу зур мәртәбә. Ул әзерләгән ризыклар һәрвакыт тәменә җиткерелгән, бизәлеш, рәвешләре белән дә күз явын алырлык, салатларга тураган кушылмалары да энҗе кебек бертөрле булалар. Һөнәри осталыгы ягыннан гына түгел кеше буларак та бик югары бәялибез аны. Һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле, бик ярдәмчел Мәйсәрә апабыз.

Киләчәктә дә аның белән бергә-бергә эшләргә язсын иде, - дип, хезмәттәше турында югары бәя бирде җәмәгать туклану оешмасы җитәкчесе Розалия Хәйруллина.

фото: http://maskpa.ru/?q=node&page=3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk