Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Су чикләрне белми

Телевизорлардан күреп, газеталардан укып торабыз - быел язгы сулар Россиянең төрле төбәкләрендә, республиканың кайбер районнарында яшәүчеләргә шактый мәшәкатьләр, борчулар алып килде. Түбәгә кадәр су эчендә утырган авылларны, ташу агызып киткән күперләрне, көчле ташкын әйләндергән автомобильләрне шаккатып караганнан соң: "Ул яктан безнең районда тыныч, нәрсә инде ул базга, өй астына кергән,...

Зур Сәрдек, Сәрдекбаш авылы янында су шактый җирне басып алган, Зур Сәрдекнең түбәнрәк урнашкан урамнарында яшәүчеләрнең бакчаларын су баскан дигән хәбәрне ишеткәч, шул якларга барып кайтырбыз дип юлга кузгалмакчы идек.
-Безнең районда әлегә су басу юк, барып йөрмәсәгез дә була, дөрес, шимбә көнне Зур Сәрдек авылы тирәсенә су җыелган иде. Әмма ул 12 сәгать чамасы гына торды. Сәрдекбаш плотинасын ташкын җимермәсен өчен кизү оештырылды. Трактор белән канау казып, суны җибәрдек, - ди Кукмара янгын сакчыллыгы часте җитәкчесе, райондагы Гадәттән тыш хәлләр "министры" Мансур Рәхмәтуллин. - Урманнардан да су "төшмәде" әле, якынча бер-ике көннән ага башлар дип көтәбез. Анысы да хәвеф-хәтәрсез генә үтсен иде инде.
Янгын частендагы бердәм диспетчер хезмәте райондагы 28 ноктага - буа, күпер, инеш, елга тирәләренә беркетеп куелган кешеләр белән һәр ике сәгать саен элемтәгә чыга икән. Су басулар юкмы, халыкны эксплуатацияләү көтелмиме, нинди ярдәм кирәк - һәркайсы күз уңаенда тора, - диделәр биредә.
"Базга, өй астына су керде", - дип шалтыратучылар бар, әмма без халыкка көздән үк өй яныгызга канаулар казып куегыз, яз җиткәч тагын бер кат карап чыгыгыз, дип аңлатып киләбез, күп очракта хуҗалыкларга су канаулар булмау сәбәпле керә", - ди Мансур Мәкъсүм улы.
Редакциягә дә бу уңайдан шалтыратып, язып моң-зарларын белдерүчеләр бар. Кемдер урам аша тиешле торба булмаганлыктан, икенчесе торбаның диаметры кечкенә булганга тирә-юньне су баса дип зарлана. Әйдәгез, язлыкта, көймә комга терәлгәч кенә түгел, ә бу хакта алдан ук кайгыртып, җәй, көз айларында ук шушы мәсьәләләрне хәл итүне сорап, бистә, авыл җирлеге җитәкчеләренә, сайланып куелган округ депутатларына мөрәҗәгать итик әле. Кем белә, бәлки "боз кузгалыр"?!
Бөр суы да быел үзенең көч-куәтен күрсәтеп алган икән. Вахит авылында яшәүче Салиха апа Яруллина белән элемтәгә кереп, хәлләрен сораштык.
-Өч көн буе бакча башындагы инештән бик каты ташу акты. Инешкә салынган торбага боз бөялгәнлектән, су күтәрелде, җәелде. Озын-озын зур агачларның, мөгаен, аларны су кондызы кимергәндер, агып баруларын карап калдык. Ярып, әрдәнәләп өелгән утыннар да агып киткән дигән сүзләр ишетелде. Авылның югары очындагы хуҗалыкларның да ишегалдына Югары Чура ягындагы басудан су көтмәгәндә, ташкын булып төшкән, дип сөйләделәр, - диде ул.
Лубян авылына ел саен су басу куркынычы яный. Дүшәмбе көнне авыл җирлеге башлыгы В.Диевка шалтыраткач, хәзергә бу территориядә тыныч икәне ачыкланды.
-Барлык су торбаларын, су үтә торган урыннарны чистартып куйдык. Бер генә участокта да бүгенге көнгә су басу куркынычы юк. Әмма, шулай да авылның буа аръягындагы кайбер хуҗалыкларга, бакчаларга су керде. Түбән һәм югары буаларда суны даими агызабыз. Бу эш урман хуҗалыгы техникумына йөкләтелгән. Техникум базасында авария-коткару отряды төзелде. Быел да язгы су басудан исән-имин чыгарбыз дип ышанабыз, - диде ул.
Галиҗәнап Табигать каршында безнең һәркайсыбыз да көчсез. Аның кайчан һәм нинди сюрпризлар алып киләсен берәү дә белми. Борчу-мәшәкатьләр "бүләк итмичә", якты кояш, зәңгәр күк йөзе, шау чәчәккә күмелгән алмагач-шомыртлар, серле, йолдызлы төннәре белән генә сөендерсен иде ул безне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk