Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Солдатка китә егетләр

Алтын көзнең өченче ае бетеп килә. Быелгы көз аеруча матур булып истә калды. Әбиләр чуагын көткән идек, ул чын җәй кебек булды. Инде көз киләсен дә оныткан идек, ләкин ул кисәк кенә үзен искә төшерде: суыгын да күрсәтте, карлы яңгырларын да... Менә шушы вакытта һәр елны ир-егетләребез илебез тынычлыгын, иминлеген...

Алтын көзнең өченче ае бетеп килә. Быелгы көз аеруча матур булып истә калды. Әбиләр чуагын көткән идек, ул чын җәй кебек булды. Инде көз киләсен дә оныткан идек, ләкин ул кисәк кенә үзен искә төшерде: суыгын да күрсәтте, карлы яңгырларын да...

Менә шушы вакытта һәр елны ир-егетләребез илебез тынычлыгын, иминлеген саклау өчен армия сафларына алыналар.

Яше җиткән егетләребезне ил алдында булган изге бурычларын үтәргә армия сафларына алу - алар өчен зур дәрәҗә. Ә әти-әниләр балалары өчен ут йотып торалар. Аларның барысында да бер уй: балабыз кая эләгер икән, "кайнар нокта"ларга, бүгенге көндә сугыш барган урыннарга җибәрмәсләрме, "дедовщина" җилләре кагылмасмы, хезмәт итү срогы күпме булыр?..

Бүгенге көндә илебезнең төрле почмакларында безнең Күкшел авылыннан дүрт егет хезмәт итә. Көзге чакырылышта алынып, тагын биш егетебез Ватан алдында үзләренең изге бурычларын үтәргә җыена. Инде Илнур Әхмәтгалиев, Айнур Әгълиуллин, Илназ Тимербаев частьларына барып, хезмәтләрен башлап җибәрделәр. Илнар Йөзмиев, Рушан Хәлиуллинга да солдат булырга күп калмады.

Үз илләре белән горурланып, армия сафларына үз теләкләре белән китүче чын патриотларыбыз - булачак солдатларыбыз Россиянең нинди генә почмакларына барсалар да, аларга тыныч хезмәт итәргә, үз туган йортларына исән-сау әйләнеп кайтырга язсын.

Лилия ӘХМӘТГАЛИЕВА, Күкшел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев