Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Сәлпи”, “сәлфи”, “үз-үз”...

Бу нинди тузга язмаган сүзләр димәгез. Беркөнне кайсыдыр телеканалда бер егет, урамдагы узып баручыларга бәйләнеп, "селфи" сүзенең татарчасы ничек була" дип сорап йөрде. Берәве, безнең фонетикабызга туры килә дип, "сәлпи" дип тәрҗемәләде, икенчесе "үз-үз" дигән яңа сүз уйлап тапты. Минемчә, хәзер бу сүзгә тәрҗемә дә, аңлатма да кирәк түгел. Моның...

Бу нинди тузга язмаган сүзләр димәгез. Беркөнне кайсыдыр телеканалда бер егет, урамдагы узып баручыларга бәйләнеп, "селфи" сүзенең татарчасы ничек була" дип сорап йөрде.

Берәве, безнең фонетикабызга туры килә дип, "сәлпи" дип тәрҗемәләде, икенчесе "үз-үз" дигән яңа сүз уйлап тапты. Минемчә, хәзер бу сүзгә тәрҗемә дә, аңлатма да кирәк түгел. Моның ни икәнен бот буе балалардан алып, карт әбиләргә кадәр белә. Тормышыбызга тәмам үтеп кереп, тамыр җибәрде селфи, ягъни үз-үзеңне фотога төшерү дигәннәре. Ә тамыры эт эчәгесе тамырыннан афәтлерәк...

Төшерсеннәр соң, ние бар инде аның дидек башта. Ә хәзер, селфи корбаннар сорый башлагач, психология белгечләре селфига бәйлелекне наркоманлыкка, азартлы уеннарга хирыслыкка тиңли башладылар. Чын тормышта якыннары җылысын тоймаган, үзен ялгыз хис иткән яшүсмерләр виртуаль дөньяга, ягъни интернетка сыеналар. Андагы "дуслар"ы белән аралашу рәхәтлек бирә башлый. Шуларның игътибарын җәлеп итәр өчен, үз-үзен төрле рәвешләрдә фотога төшереп, социаль сайтка урнаштыра үсмер. Теге "дуслар" куркыныч, гадәттән тыш шартларда төшерелгән фотоларны хуплап-мактап, аларга "лайк"лар куялар. Шул рәвешле, экстремаль селфига бәйлелек тәмам суырып ала. Әлеге бәйлелектән бары тик психолог ярдәме белән генә котылып була диләр.

Соңгы елда ил буйлап үз-үзен фотога төшерергә яратучыларның куркыныч, экстремаль шартларда селфи ясаулары нәтиҗәсендә үлүләре хакында бер-бер артлы хәбәрләр килеп ирешә тора. Бу җәй селфичыларның мәгънәсез үлеме мисалларына аеруча бай булды.
...Бер егет биек күпер култыксасына басып, егылып төшкән, тагын бер туташ биек йорт түбәсеннән очкан, пистолет тотып селфи ясаган кыз ялгыш үзенә аткан, тимер юл цистернасы өстенә менгән 14 яшьлек кыз бала электр чыбыгына орынып, һәлак булган... Шушы арадагы тагын бер корбан - якташыбыз, Чаллы малае. Бу бала 7нче каттагы фатирларының тәрәзә төбенә утырып, үз-үзен фотога төшерергә ниятләгән диләр...

Йортлар идарәсендәгеләрнең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә бикләнмичә калган чормалар аша түбәгә үрмәлиләр балаларыбыз. Берни абайламаган әти-әниләр кыйммәтле фотоаппарат көйләнгән телефоннар, селфи таяклары сатып алалар. Ә бит бала социаль челтәргә көн саен берничә селфи фотосы куя икән, бу - чып-чын диагноз, ягъни мания, селфига бәйлелек билгесе икән.

Ниһаять, дәүләт органнары бу афәткә каршы чаралар күрергә кирәклегенә төшенеп киләләр кебек. Ләкин әлегә бик зәгыйфь чаралар. Бездә шулай бит инде - әтәч арт санны чукыганны көтәләр. Әйтик, Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында фотоэкстрим яратучыларга аңлатма биреп зур эш эшләгәннәр. Тик 10-14 яшьлек үсмернең анда кереп, мәгълүмат туплап утырганын кайсыбыз күз алдына китерә ала? Балалар бакчасыннан алып, мәктәп программасына кертергә вакыт, әти-әниләр колагына туктаусыз киртләргә кирәктер, минемчә.

Безгә үз-үзеңне саклау инстинкты бирелгән. Әмма беркем дә булдыра алмаганны башкарып уңышка ирешәм, шаккатырам, мин - герой, мин - экстремал, игътибар җәлеп итәм кебек ахмак шапырынуларны үз эченә алган селфи табигатьнең кодрәтле көче - инстинктны да басарга сәләтле ләбаса. Уеннан уймак чыга шул.

Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ --- | 17.08.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk