Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәхифәбез кунагы - Түбән Кама шәһәре балалар дәваханәсе табибәсе Гадилә Җиһангәрәева

Таныш булыйк, сәхифәбезнең бүгенге кунагы - Түбән Кама шәһәре балалар дәваханәсенең югары категорияле табибәсе Гадилә Җиһангәрәева. -Гадилә ханым, ел саен уза торган бик дәрәҗәле "Ак чәчәкләр" республика конкурсында сез быел "Ел табибы" номинациясендә җиңеп чыктыгыз. Шул уңайдан без - якташларыгыздан да котлаулар кабул итеп алсагыз иде. Бу мактаулы исемне 52...

Таныш булыйк, сәхифәбезнең бүгенге кунагы - Түбән Кама шәһәре балалар дәваханәсенең югары категорияле табибәсе Гадилә Җиһангәрәева.

-Гадилә ханым, ел саен уза торган бик дәрәҗәле "Ак чәчәкләр" республика конкурсында сез быел "Ел табибы" номинациясендә җиңеп чыктыгыз. Шул уңайдан без - якташларыгыздан да котлаулар кабул итеп алсагыз иде. Бу мактаулы исемне 52 еллык хезмәтегезгә нәтиҗә дип кабул иттегезме, тагын да дәртләнеп эшләргә канат куйдымы ул?

- Шушы еллар эчендә миңа бик күп сабыйларны дәваларга туры килде: инде беренче пациентларымның оныкларын кабул итәм. Хезмәтемне яратмасам, сабыр булмасам, озак еллар табибә булып эшли дә алмаган булыр идем. Чөнки көн дәвамында елак малайлар, усал түтәйләр белән дә очрашырга туры килә. Хезмәтемне күреп, төрле югары урыннар да тәкъдим итеп карадылар. Әмма мин шушы балалар ята торган педиатрия бүлеге табибәсе "урындыгы"ннан китмәдем. Казанда "Ак чәчәкләр" конкурсына йомгак ясаганнан соң, Түбән Камада медицина хезмәткәрләренең бәйрәме үткәрелде. Шунда безнең министр Адель Вафин миңа бик җылы сүзләр әйтте. Үземә дә чыгыш ясарга туры килде. 1966 елдан бирле бер урында эшләгәнгә үземне шаяру катыш "динозавр-педиатр" дип тә атадым әле. Әлбәттә, исем алу минем өчен "тонус" булды, хезмәтемә зур рәхмәт сүзе дип кабул иттем мин аны.

-"Татарстан Республикасының атказанган табибы" дигән исемегез, Россия педиатрлар Союзыннан бирелгән Мактау грамотагыз, тагын бик күп бүләкләрегез бар. Хезмәттәшләрегез сезне "Кеше-энциклопедия" дип атый. Инде "Ел табибы" исеме өстәлде. Кайсысын хезмәтегезгә иң югары бәя дип кабул итәсез?

-Мөгаен, "Ак чәчәкләр"недер. Чөнки ул масштаблырак, ул зур бәйрәм төсен ала, бу конкурс турында бөтен республика шаулый. Исемең газета-журналларда күренә, радио-телевидениедән сөйлиләр (елмая). Төрле тапшыруларда катнашырга туры килде. Аларны әзерләгәндә тәрбияле, әдәпле кешеләр белән таныштым. Күпме гомер бирелгәндер миңа - белмим, әмма алар минем күңелемдә бер матур хатирә булып сакланачак.

-Гадилә апа, сез ел саен яз көне Казан шәһәрендә классик балет буенча үтә торган Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара фестивальне калдырмыйсыз, Татар Дәүләт опера һәм балет театрында уза торган премьера спектакльләрендә дә сезне еш күрергә була, диләр. Үзегез дә үзешчән сәнгатьтә актив катнашасыз, дип беләм. Иң яратып башкарган җырыгыз нинди?

-Композитор Луиза Батыр-Болгариның шагыйрь Марсель Галиев сүзләренә язылган "Су буеннан әнкәй кайтып килә" дигән җырын бик яратам. Ул нәкъ менә минем әни турында язылган кебек... Йөрәкне кузгатып җибәрә торган, бик моңсу җыр.

-Районыбыз яңалыклары белән танышып барасызмы? Гомумән, "Хезмәт даны" газетасы аша кемнәргә сәлам җиткерер идегез?

- Кукмара диюгә, күз алдыма элеккеге тимер юл вокзалы килеп баса. Вокзалдан авылга кайтырга берни юк. Түбән Тәкәнешкә кадәр трактор арбасына яки чанага утырып кайтабыз да, авылга йөгерәбез. Сыйныфташым Рәйсә белән "шахта" чокырларын үтеп, яз көне урман-"план" буйлап, кышын имән чаңгы киеп, Түбән Тәкәнешкә укырга йөрүләр һич онытылмый. Хәзер авылга сирәк кайткалыйбыз, яңалыкларны туганнарыбыз, ТНВ каналы аша белеп торабыз. Җәйләрен Түбән Арбаштагы әниебездән калган өйгә Казанда яшәүче бертуганым Миңсылу апа кайтып тора.

Казанга институтка укырга кергәч, апам миңа бик ярдәм итте. Рәхмәттән башка бер сүзем юк аңа. Аннан соң тормыш юлымда Түбән Арбашта яшәүче укытучы Әминә апаның кызы Луара дустым очрады. Хәзерге заман теле белән әйткәндә, аның энергетикасы уңай булды, мин мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган кыз, бер имтихан белән генә институтка кабул ителдем. Беләсе иде, кайда икән хәзер Луара дустым? Авылдагы туганнарга-күршеләргә, Рашат белән Саҗидәгә, Кукмарада яшәүче туганым Кәүсәрия Сибгатуллинага, Түбән Тәкәнештәге дустым Надяның апасы Лида апага сәламнәрем барып җитсен иде.

Лилия НУРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев