Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәфкатьле табиб

-Мин әниемнең бердәнбер баласы, - ди Вятка Аланында яшәүче Факия ханым Газизуллина. - Миңа 73 яшь, әнием Майдилбәргә 97. Ул Састамак авылында гомер итә, яше олы булса да, баш сәламәтлеге җитеп бетмәгән туганнан туган ир туганын тәрбия кыла. Без гаиләбез белән кайтып, хәлен белеп торабыз. Быел җәй әнием кинәттән бик...

-Мин әниемнең бердәнбер баласы, - ди Вятка Аланында яшәүче Факия ханым Газизуллина. - Миңа 73 яшь, әнием Майдилбәргә 97. Ул Састамак авылында гомер итә, яше олы булса да, баш сәламәтлеге җитеп бетмәгән туганнан туган ир туганын тәрбия кыла. Без гаиләбез белән кайтып, хәлен белеп торабыз. Быел җәй әнием кинәттән бик каты авырып китте. Яше дә олы инде, аякка баса алырмы икән, дип бик борчылдык. Састамак авылы участок табибы Илфат Миркадәм улы Шәймәрдановны чакырдык.

Ул бик игелекле кеше булып чыкты: диккать белән әниемнең барлык зарларын тыңлады, яшенә һәм чиренә карата дарулар тапты. Аңарчы әнием үз кулларымда үлә бит инде, ничекләр ярдәм итим, дип елаган идем, ул сихәтләнеп киткәч, тагын бер еладым.

Әнием авырганда гел янында булсам да, башка вакытта көн дә барып йөри алмыйбыз, әмма күршедә генә урнашкан туганнарыбыз Фәрит белән Рәхилә Хәмитовлар үз әниләре күк итеп көн дә кереп йөриләр. Аларга үз яхшылыклары балалары игелеге булып кайтсын.

Яныбызда менә шундый яхшы затлар булу күңелләрне үстерә.

Шәмсия Хәлимова

фото https://yandex.ru/images/search?source=related-0&im

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk