Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шамил Солтанов 60 яшьлек юбилеен алдына яңа максатлар куеп каршы ала

Шамил белән аның Каенсар авылының иң читендә урнашкан өе янәшәсендәге ферма янында басып торабыз. Биредә моннан өч ел элек, әле бинаның нигез ташлары салына башлаган вакытта да булырга туры килде. Ул вакытта Шамилнең эше тыгыз иде: төзелеш материаллары кайтартырга, суүткәргеч сузарга, бу эшләрне башкарып чыгу өчен кредит алу артыннан йөрергә,...

Шамил белән аның Каенсар авылының иң читендә урнашкан өе янәшәсендәге ферма янында басып торабыз. Биредә моннан өч ел элек, әле бинаның нигез ташлары салына башлаган вакытта да булырга туры килде. Ул вакытта Шамилнең эше тыгыз иде: төзелеш материаллары кайтартырга, суүткәргеч сузарга, бу эшләрне башкарып чыгу өчен кредит алу артыннан йөрергә, җитмәсә урып-җыю якынлаша, техниканы әзерләү турында кайгыртырга кирәк. Инде менә 50 баш сыерга исәпләнгән фермада 40 баштан артык мал басып тора. Шуның яртысыннан артыгы савым сыерлар. Аларның саны якын арада тагын да артачак: янәшәдәге таналарның бозаулавын көтәләр.

-Эшне алдан ук нәсел хуҗалыкларыннан буаз таналар сатып алудан башлаган идек. Шөкер, күз тимәсен, араларында 20-25әр литр сөт бирүче сыерлар да бар, - ди Шамилнең тормыш иптәше Миннегөл ханым.

Ферманы алып бару нигездә Миннегөл җилкәсендә: ул биредә мөдир дә, хисапчы да, эшче дә, кирәк икән ветеринар да. Без килгәндә дә: "Бер бозау йөткереп тора әле", - дип, маллар янына ашыкты.

Сыерларны аппарат белән савалар, сөт суыткыч куелган.

-Бу кадәр эшкә ничек җитешәсез?- дип сорамый түзмәдем.

-Әле моңа кадәр унбиш ел ике кибет тоттык: берсе авылда, берсе Кукмарада иде. Җитмәсә алган җирләребез дә бар. Яшь барган саен сиздерә, икенең берсен сайларга туры килде. Җир эшен сайладык, ферма төзергә булдык. Дәүләтнең дә ярдәме зур булды.

Җәйге айларда иң зур ярдәмчеләре - ветеринария табибына укучы уллары Илназ икән.

-Бер елдан укуы бетә, авылга кайтачак, мине дә табиб булырга өйрәтеп бетерде инде, - ди Миннегөл ханым.

Үзенең әйтүенә караганда, Илназ кечкенәдән мал табибы булырга хыялланып үскән. Ә менә абыйсы Алмаз гер спорты буенча район, Татарстан данын яклап, күп еллар Россия, дөньякүләм ярышларда катнашып, дөнья чемпионы исеменә лаек булды. Санкт-Петербургта артиллерия академиясен тәмамлап, хәзер Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәтен дәвам итә. Кызлары Гөлназ Казан медицина университетын тәмамлап, Казан дәваханәләренең берсендә табибә булып эшли.

- Мин авыл тормышын яратам, шуңа күрә авылда калырга булдым, -ди Илназ.

Солтановлар үзләренекен, башка пайчыларныкын алып, 100 гектарга якын җир эшкәртәләр. Анда бодай, арпа, күпьеллык үлән игәләр.

-Үзебезнең фермага җитә, язга азрак чәчүлек орлык кына аласы булыр. Сортларны яңартмыйча булмый, - ди Шамил. - Продукциягә бәяләр без көткәнчә булса, авылыбызда юллар төзелеп бетсә, эшебез барыр, иншаллаһ.

-Яшьләргә нинди теләгегез бар?

- Бүгенге кризис шартларында авылда бизнес ачып җибәрү кыен. Әмма барыбер әти-әнинең пенсиясенә генә карап торып булмый, нәрсәдер эшләргә омтылырга кирәк. Әйтик, кош, терлек, куян асрау һәм башкалар. Моның өчен кыю булырга, эштән курыкмаска кирәк. Мин бүгенге яшьләрнең алга максат куеп яшәүләрен һәм максатка ирешүдә кыюлык телим.

Әнә шулай, 60 яшьлек юбилеен алдына яңа максатлар куеп каршы ала Шамил Солтанов.

Рәшит МИНЛЕГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев