Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салкын яратсаң – Домбайга, Эссе яратсаң – Мисырга

Кемгә нинди ел фасылы ошый бит. Кемдер табигатьнең зәмһәрир суыкларын үз итә, кемдер талгын гына ябалак-ябалак кар яуганда да кызу җәйне, зәңгәр диңгез буйларын, кайнар комны сагына, "3 көнгә генә чит илгә барып, ял итеп кайтсаң иде", - дип хыяллана. Бу хыялларны, әлбәттә, тормышка ашырып була. Моның өчен бистәбезнең Почта...

Кемгә нинди ел фасылы ошый бит. Кемдер табигатьнең зәмһәрир суыкларын үз итә, кемдер талгын гына ябалак-ябалак кар яуганда да кызу җәйне, зәңгәр диңгез буйларын, кайнар комны сагына, "3 көнгә генә чит илгә барып, ял итеп кайтсаң иде", - дип хыяллана.

Бу хыялларны, әлбәттә, тормышка ашырып була. Моның өчен бистәбезнең Почта урамында урнашкан "Элита Трэвэл" туристлык челтәренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нинди ел фасылы булуга карамастан, анда кулай һәм ташламалы бәягә дөньяның теләсә кайсы почмагына юллама алырга мөмкин. Шунда ук түләргә мөмкинлеге булмаганнарга процентсыз кичектереп түләү ысулы да(рассрочка) каралган.

Агентлык хезмәткәрләре акция кысаларында чит илләргә Яңа ел турлары, тарихи һәйкәлләре белән дан тоткан, дөньядагы иң матур шәһәрләрнең берсе булган Санкт-Петербургта бәйрәм кичәсен уздыру өчен махсус программалар тәкъдим итәләр. Шулай ук Россиянең кышкы курортлары белән дан тоткан Домбай ял йортлары тау чаңгысында шуарга яратучылар үзендә көтеп кала.

Тиздән - каникуллар.

Хөрмәтле әти-әниләр, балагызның ялын истә калырлык итеп үткәрергә теләсәгез, агентлыкка рәхим итегез. Мәктәп укучылары өчен Алабуга, Түбән Новгород, Болгар, Санкт-Петербург шәһәрләренә бару өчен махсус программалар эшләнгән. Башкалабыз Казанга бару бар мөмкинлекләре тудырылган автобусларда нибары 1600 сум тора. Бу бер көнлек тур бәясенә иминият, иртәнге, төшке аш, гид хезмәтләре кертелгән. Санкт-Петербургка биш көнлек юллама исә, 8600 сум тора.

-Чит илләрдә ял итәргә яратучыларыбыз хәзерге вакытта 2015 елның җәе өчен юлламаларны алдан броньлап куюны кулайрак күрәләр, чөнки алай эшләгәндә сатып алучыга 50 процент ташлама ясала, - ди туристлык челтәренең туризм буенча белгече Ильвира Корбангалиева. - Доллар тотрыксыз булуга карамастан, безнең бәяләребез үзгәрешсез кала бирә. Ел дәвамында без 580 юллама сатып, райондашларыбызның, килгән кунакларның хыялларын тормышка ашырдык. Дөньяның үзләре теләгән почмагында ял итеп, бик канәгать булып кайттылар. Күп еллар бу өлкәдә эшләү нәтиҗәсе буларак, ышанычлы туроператорлар белән генә хезмәттәшлек итәбез.

Сәламәтлеген кайгыртучы клиентларыбызга Васильево, Марий-Эл, Яшел Үзән, Бөгелмә, Азнакай шифаханәләрендә ял итеп кайтырга мөмкинлек бар. Халык яратып өлгергән "Сосновый бор" шифаханәсендә ял итүнең бер тәүлеге - 1400 сум, ә "Кленовая гора"да бары тик 1190 сумга төшә.

"Элита-Трэвэл" туристлык челтәре үзенең клиентларын - ел дәвамында юллама алучыларны, якынлашып килүче бәйрәмнәр белән тәбрик итә һәм Яңа ел бүләкләре өләшә. Агентлыкның адресы: Почта урамы, 10нчы йорт, 1 кат. "Росгосстрах" бинасы. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-86-06, 89050220009.

Декабрь-январь айларына юллама бәяләре:

Мисыр (бер кешегә 9 көнгә) - 13,5 мең сум.

Тайланд (бер кешегә 9 көнгә) - 24 мең сум.

Индия (бер кешегә 10 көнгә) - 17 мең сум.

фото http://vlg.mpilot.ru/portfolio/design/15471.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X