Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рус теле һәм математикадан БДИда “2ле” алган укучылар аны көзен кабат тапшыра алачак

Моңа кадәр әлеге мөмкинлек бары тугызынчы сыйныф укучыларына гына бирелә иде. Бу имтиханнар 26 се­н­тябрьдә - математика (база һәм профиль өлеше); 29 сентябрьдә - рус теле, 9 октябрьдә математика, рус теле фәннәре буенча үтәчәк. Анда шулай ук узган еллардагы имтихан нәти­җәләрен яхшыртырга те­ләү­челәр дә катнашырга мөмкин. Быел республикада 11 нче...

Моңа кадәр әлеге мөмкинлек бары тугызынчы сыйныф укучыларына гына бирелә иде.
Бу имтиханнар 26 се­н­тябрьдә - математика (база һәм профиль өлеше); 29 сентябрьдә - рус теле, 9 октябрьдә математика, рус теле фәннәре буенча үтәчәк. Анда шулай ук узган еллардагы имтихан нәти­җәләрен яхшыртырга те­ләү­челәр дә катнашырга мөмкин.

Быел республикада 11 нче сыйныфны тәмамлаган 138 укучы (узган ел - 151) мәк­тәптән белешмә белән генә чыкты. Тугызынчы сыйныфта математикадан чик баллны үтә алмаучылар - 750, ә рус теленнән 394 кеше иде.

- БДИны кабат көз көне бирдерүне хуплыйм. Кайбер балалар имтиханнарда каушап кала. Моннан бер­ничә ел элек яхшы бил­геләргә ге­нә укыган егетебез сынауны бирә алмады. Икенче елны ул имтиханнан 70 балл туп­лап, вузга укырга керде, - ди Арча районы мәгариф бүлеге башлыгы Зөлфәт Дәүләт­баев.

Арчада укучыларның барысы да аттестат алу бә­хетенә ирешкән. Былтыр исә 5 бала бу бәхеттән мәхрүм калган. Районда рус теле һәм әдәбияты, география, тарих имтиханнары нә­тиҗәләре республика күр­сәт­кечләрен­нән югарырак. Ә менә математика, җәмгыять белемен­нән баллар түбән­рәк. Имтиханнарга Казандагы белем сыйфатына бәя бирү үзәге булдырган "Икеле"­сез БДИ", "БДИны - "5ле"­гә" программалары буенча әзер­лән­гәннәр. Үзләрендәге иң көч­ле укытучыларны җәлеп иткәннәр. Атна саен сынау имтиханнары үткәр­гән­нәр. Хәтта ял көннәрендә дә укучылар бары имтихан турында гына уйлаган.

Мамадыш районының мәгариф бүлеге башлыгы Ришат Сәмигуллин әйтүен­чә, быел мәктәпне тәмам­лаган 281 укучының барысы да аттестат алган. Узган ел исә өч бала белемен бөтенләй күрсәтә алмаган. "Сәләтле, белемне авыр үзләштерүче балалар белән аерым эш­ләргә туры килде. Йомшаг­рак дигәннәре 4 процент чамасы иде", - ди ул.
Буадагы сәләтле бала­лар­ның имтихан нәтиҗә­ләре нинди икән? "БДИны 20 баланың барысы да уңышлы тапшырды. Сынауларга бик яхшылап әзер­ләнделәр. Әм­ма укучыларны әле психологик яктан бигүк әзер дип әйтеп булмый. Киеренкелек бар. Медальгә лаек булучылар да шактый", - ди лицей директоры Илнар Абзалов.

Әгерҗедә исә ике укучы аттестатсыз калган. Ә тугызынчыда тугыз укучы имтиханнарны бирә алмаган. Әлмәттә дә хәлләр күңелсез. Дөрес, аларда балалар саны да күп. Узган ел имтиханнар яхшы гына узган. Быел исә 38 укучы өчен кызарырга туры килгән. БДИда исә 1100 укучы сыналган. 9 нчы сыйныф укучылары арасында имтихан баллары начар булганнар тагын да күбрәк. Район җитәкчелеге бу хәлне укы­туның системалы булмавынннан күрә. "Минемчә, имтихан бирем­нәре авыр булгандыр. Җәй көне дә мәктәпләрдә имтиханнарга әзерлек тукталмый. Имтиханнан начар билге алучылар аны көз көне би­рергә әзерләнә", - ди Әлмәт районы мәгариф ида­рәсен­дәге имтиханнар бү­леге белгече Оксана Хә­лимова.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ 117 | 12.08.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk