Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхмәт хаты тапшырылды

Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды Попечительләр Советы рәисе М.Ш.Шәймиев Кукмара муниципаль район Башлыгы Р.Ш.Рәхмәтуллинга әлеге фондка керткән зур өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Хөрмәтле Рауил Шәйдәүләт улы!

"Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре" дигән уникаль проектны гамәлгә ашыруда катнашуыгыз өчен Сезгә ихлас рәхмәт сүзләремне җиткерәм, - диелә анда. -Сезнең "Яңарыш" фондына керткән өлешегез - киң күңеллелек, рухи юмартлык һәм затлылыкның асыл үрнәге ул. Чал тарихыбызның чын кыйммәтен һәм милли-мәдәни хәзинәләребезнең кадерен белүчеләр тырышлыгы ярдәмендә истәлек-ядкәрләребез үзләренең элеккеге бөеклеген яңартыр, дип ышанам.
Татарстан һәм Россия Федерациясе өчен гаять әһәмиятле әлеге тарихи бурычны урта көч һәм тырышлык белән уңышлы хәл итәчәгебезгә шигем юк.
Матди ярдәмегез өчен рәхмәт йөзеннән Сезнең исемегез Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика Фондының хәйриячеләр китабының 11 томына кертелде.
Сезнең барлык игелекле эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk