Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ремонт ясалган, тик сыйфаты юк (+Фоторепортаж)

Меңнәрчә еллар элек төзелеп, бүгенгәчә сакланып калган корылмаларны телевизордан күреп: "Их, бу төзүчеләрне торгызсаң иде хәзер! Эшли белгәннәр дә соң!" дип уйлап куям. Кукмараның Вахитов тыкрыгындагы ике катлы 9нчы йортта булганнан соң да, башыма шундый уй килде.Тик бу юлы сөенеп түгел, көенеп: 2009 елның көзендә, нибары алты ел элек бу...

Меңнәрчә еллар элек төзелеп, бүгенгәчә сакланып калган корылмаларны телевизордан күреп: "Их, бу төзүчеләрне торгызсаң иде хәзер! Эшли белгәннәр дә соң!" дип уйлап куям. Кукмараның Вахитов тыкрыгындагы ике катлы 9нчы йортта булганнан соң да, башыма шундый уй килде.Тик бу юлы сөенеп түгел, көенеп: 2009 елның көзендә, нибары алты ел элек бу йортка капиталь ремонт үткәрелгән, дип кем әйтә ала? Тышкы стеналарының штукатуркасы кубып беткән, кайбер урыннарда кирпечләр тырпаеп тора. Подъезд эчләрендә дә шул ук хәл. Бер подъезд идәнендә хасил булган чокырны биредә яшәүчеләр үзләре ямап куйганнар. Канализация коеларының кырыйлары аннан-моннан гына цементланган, алар инде яргаланып беткән. Ялгыш бассаң, төшеп китүең дә ихтимал.

-Моннан тыш, кабул итү актында күрсәтелгән эшләрнең күбесе бөтенләй башкарылмады. Подвал эчендә дә зур эшләр эшләнгән, янәсе. Әмма анда кереп карасаң, балчыктан башка берни юк,- дип сөйли йорт комитеты рәисе Солтангали абый Якупов, борчылып. - Үзәк канализациягә тоташтырыла торган торба да, актта күрсәтелгәнчә, яңасына алыштырылмады, искесенә генә тоташтырылып куелды. Ул торба нечкә булганлыктан, канализация тыгыла, шакшы сулар, нәҗес урам бәдрәфе артындагы чокырга тулып, ташып ята. Элек аны чистарталар иде, хәзер бу эшкә алынучы юк.

Солтангали абыйның әйтүенә караганда, бу йортта егерме ике кеше яши. Барчасы да үтенеч белән аның янына керәләр. Пенсионерлар да бар, аларның барысы диярлек хезмәт ветераннары. Сигез кеше - икенче төркем инвалид. Солтангали абый үзе дә олы яшьтә: 83 яше белән бара. Шушы кешеләрне рәнҗетмичә, рәхмәтләрен алып, җиренә җиткереп эшләп китсәләр ни булган? Капиталь ремонт дигәннәренең гарантиясе алты ел гына була алмый бит инде.

Бу эшкә җитәкчелек иткән, актка имзаларын салган затлар әлеге җаваплы урыннарны биләмиләр инде. Аларның гаепләре өчен бүгенге җитәкчеләрдән сорарга туры килә. Кукмара поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин бу проблеманы урынга барып тикшерергә вәгъдә бирде. Йортны төзекләндерүне, бәлки, республика программасына кертеп булыр, ничек тә ярдәм итү юлын карарбыз, диде. "Ремстройсервис" оешмасын җитәкләүче Раниф Сәлмәновка да бу хакта хәбәр ителде. Мондый хәлдәге йортлар поселокта бер генә түгел икән. Шуңа карамастан, җитәкчеләрнең уңай җавабыннан күңелгә җылы йөгерде.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk