Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район ветераннары Балтач районында булды

Без, район ветераннар Советы президиумы әгъзалары, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга хәзерләнү уңаеннан тәҗрибә уртаклашу өчен Балтач районына экскурсиягә бардык. Безне район җитәкчесе Рамил Нотфуллин кабул итте, башкарылган эшләр, алда торган бурычлар белән таныштырды. Кайбер эшләр, әйтик, фермер хуҗалыкларын төзү буенча без әле Кукмарадан калышабыз, алар үрнәгендә эшләргә исәп бар,...

Без, район ветераннар Советы президиумы әгъзалары, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга хәзерләнү уңаеннан тәҗрибә уртаклашу өчен Балтач районына экскурсиягә бардык. Безне район җитәкчесе Рамил Нотфуллин кабул итте, башкарылган эшләр, алда торган бурычлар белән таныштырды. Кайбер эшләр, әйтик, фермер хуҗалыкларын төзү буенча без әле Кукмарадан калышабыз, алар үрнәгендә эшләргә исәп бар, дигән уйлар белән яшибез, диде ул. Аннары Балтач районы ветераннар советы рәисе район китапханәсендә булып, ветераннар советлары рәисләре, китапханә хезмәткәрләре белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан үткәрелә торган чараларның формалары турында фикер алыштык. Экскурсиябез Чәбия авылындагы музейда дәвам итте. Безне күп еллар укытучы, мәктәп директоры булып эшләгән, хәзер музей директоры вазыйфаларын башкаручы 90 яшьлек Гарифҗан бабай каршы алды. Музейны оештыручы да ул үзе икән. Биредә 20 меңнән артык экспонат бар. Музейда Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов,Фәрит Мөхәммәтшин, Марат Әхмәтовлар еш булалар икән. Гарифҗан бабай безне экспонатлар белән таныштырып, бер сүзен дә икенче тапкыр кабатламыйча аңлатып, бер сәгать ярым буе музей заллары буенча йөртте. Аның хәтеренең яхшылыгына ис-акыларыбыз китте. Мәсәлән, мин маршал Георгий Жуковның кителенә тагылган орден-медальләренең авырлыгы 16 килограмм икәнен белсәм дә, 14 килограмм, дип әйткән идем, бабай мине дөресләде.

Кыскасы, Балтач районынан без зур тәэсирләр белән кайттык.

Вакыйф Фәйзрахманов,

Ятмас Дусай авылы

фото http://mr7208.tatarstan.msu-russia.ru/703.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk