Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Почтальоннар бәйгесе бара

"Татмедиа" җәмгыяте республиканың почтамтлары һәм почта бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында 2013 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыру буенча конкурс игълан иткән иде. Ул "Иң яхшы шәһәр хат ташучысы" һәм "Иң яхшы авыл хат ташучысы" номинацияләре буенча бара. Ике номинациядә дә беренче урынга - 34483, икенчегә - 28736, өченчегә - 22989 сум...

"Татмедиа" җәмгыяте республиканың почтамтлары һәм почта бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында 2013 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыру буенча конкурс игълан иткән иде. Ул "Иң яхшы шәһәр хат ташучысы" һәм "Иң яхшы авыл хат ташучысы" номинацияләре буенча бара. Ике номинациядә дә беренче урынга - 34483, икенчегә - 28736, өченчегә - 22989 сум премияләр каралган. Җиңүчеләрне ачыклаганда аларның "Татмедиа" җәмгыяте газета-журналларына күпме әбүнә оештырулары, аның 2012 елның икенче яртыеллыгы белән чагыштырганда күбрәк булуы, торак пункттагы һәр мең кешегә күпме туры килүе дә исәпкә алыначак.

Районда әлеге конкурсның барышы турында сөйләү өчен Кукмара почтамтының вакытлы матбугатка яздыру буенча инженеры Ләйсәния Шәрәфиевага мөрәҗәгать иттек:

-Беренче июньгә район буенча 15717 данә (4126900 сумлык) газета-журналларга язылдылар. "Татмедиа" системасына караган вакытлы матбугат чараларына килгәндә, аларның саны - 5906 данә (1644816 сумлык). Әйтик, Кукмараның үзендә булган өч почта бүлекчәсе 1828 данә (504200 сумлык) подписка эшләгән. Авылларга килсәк, бүген иң актив почта бүлекчәләре түбәндәгеләр: Зур Сәрдектә - 535 данә (144800 сумлык), Байлангарда - 330 данә (91800 сумлык), Зур Кукмарада - 319 данә (84700 сумлык), Пычакта - 251 данә (70700 сумлык), Күкшелдә - 157 данә (45400 сумлык) газета-журналларга яздырганнар. Әлегә халык иң күп языла торган газета - ул "Хезмәт даны". Хәзерге вакытка "Хезмәт даны"нына - 4669 гаилә язылган (1361583 сумлык).

Подписканың ничек баруы турында кызыксынып, Байлангар почта бүлекчәсе начальнигы Роза Әгълиуллина белән дә элемтәгә кердек:

-Бездә килгән кеше иң элек "Хезмәт даны"на языла инде. Район газетасыннан башка халык нишләсен?! Өй рәтеннән санап китсәң, һәркем "Хезмәт даны"на язылды диярлек. "Акчарлак", "Ирек мәйданы", "Безнең гәҗит", "Вечерняя Казань", "Тысяча советов"ка да язылучылар бар, - диде ул.

"Татмедиа" игълан иткән конкурс белән бергә без дә район газеталарына яздыру буенча хат ташучылар арасында ярыш игълан иткән идек. Үз чиратында безнең дә бәйге дәвам итә, ә бүләкләр ияләрен көтә!

Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА

http://blog-ychitel.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге почтальоннар

erid: 2VtzqxWHLUk