Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсионерларны байга һәм мохтаҗга бүләчәкләр

Киләсе ел башыннан хезмәт ветераннары икегә бүленәчәк: күп керемле байлар һәм аз керемле мохтаҗлар. Акчасы болай да күп дигән ярлык сугылганнарга социаль ташламалар буенча акчалата түләүләрне киметмәкчеләр. Түрә­ләребез шулай итеп акчаны янга калдырмакчы. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева матбугат кон­фе­ренциясендә әйткәнчә, моңа кадәр һәр хезмәт ветеранына...

Киләсе ел башыннан хезмәт ветераннары икегә бүленәчәк: күп керемле байлар һәм аз керемле мохтаҗлар. Акчасы болай да күп дигән ярлык сугылганнарга социаль ташламалар буенча акчалата түләүләрне киметмәкчеләр. Түрә­ләребез шулай итеп акчаны янга калдырмакчы. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева матбугат кон­фе­ренциясендә әйткәнчә, моңа кадәр һәр хезмәт ветеранына бертөрле социаль ярдәм күрсәтелсә, киләсе ел башыннан үзгәрешләр булачак.

Ноябрь аенда Дәүләт Советы "РТ халкына адреслы социаль ярдәм ту­рын­да"гы Татарстан законына үз­гә­решләр керткән закон кабул итте. Шулай ук Министрлар Кабинеты 2004 елның 17 декабрендә чыгарган "Пенсионерларга юл хакы өчен айлык акчалата түләү турында"гы карарга да үзгәрешләр кертелде. Бу ике норматив акт буенча, һәр ташламага ия пенсио­нерның кереме аерым тикшере­ләчәк, һәм мох­таҗ дип саналганда гына кирәгенчә ярдәм оештырылачак. 2015 елда республикада 1,5 миллионнан артык кеше социаль ярдәмнән файдаланган. Аларның 1,3 миллионына акчалата түләү оештырылган. "Бо­ларның айлык кереме дә, мохтаҗ булу-булмау­ла­ры да исәпкә алынмады", - ди Н. Бутаева.
Ташламалар, акчалата тү­ләүләр 2016 елга кадәр билгеләнгән пенсионерлар тынычлап йоклый ала, чөнки "льгота"лар шул килеш калачак. Яңалык күбрәк киләсе ел башыннан лаеклы ялга чы­гучыларның күңеленә коткы салыр, мөгаен. Аларга айлык керем 20 мең сумнан артмаган очракта гына социаль ярдәм күрсәтеләчәк. Респуб­лика законына кертел­гән үзгәрешләр нәкъ менә алар кесәсенә сугачак. Төгәл әйт­кәндә, айлык кереме 20 мең сумнан артучыларга торак-коммуналь чыгымнарга 50 процент ташлама ясалмаячак, бушлай колак аппараты алу, теш куйдыру мөм­кинлеге бетәчәк һәм транспортта йөрү өчен айлык акчалата түләү кимеячәк, аның суммасы 280 сум гына булачак. Ә керемнәре аз булганнарга "социаль проездной" акчасы 427 сум каралган. Ел саен хезмәт ветераннары сафына 9,5 мең кеше өстәлә. 1,5 мең пенсио­нерның айлык кереме 20 мең сумнан артып китә.
Киләсе елдан башланучы үзгәрешләр, әлбәттә, бөтен пенсионерларда да кызыксыну уятачак. Үзгәрешләр булган очракта ул хактагы барлык мәгълүмат исәп-хисап фактураларында язылачак икән. Аңлашылмау­чылыклар да шактый булачагын алдан ук фаразлыйлар, шул җәһәттән 200дән артык телефон шалтыратулар кабул итәчәк, диләр. "Әгәр сезгә беркем дә үзгәрешләр хакында хәбәр итмәгән икән, димәк, социаль ташламалар элеккечә сакланган, - ди Наталья Владимировна. - Ә янга калган акчаны дәүләт мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлдерәчәк".
Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.12.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев