Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олыяздан Рәсимә Сәләхова үзенең 40 ел гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган

Олыяз кызы Рәсимә Сәләхова мәгариф юлында 40 ел армый-талмый хезмәт куйган, СССР һәм РСФСР халык мәгарифе отличнигы дигән мактаулы исемнәргә лаек булган укытучы. Рәсимә ханым сугыш чоры баласы. Әтисе сугышка киткәндә тумаган да була ул. Әнисе Сабирәттәйгә, баласыннан күз яшьләрен яшерә-яшерә, тормыш арбасын берүзенә сөйрәргә туры килә. Соңыннан, Шәүкәт Галиевның...

Олыяз кызы Рәсимә Сәләхова мәгариф юлында 40 ел армый-талмый хезмәт куйган, СССР һәм РСФСР халык мәгарифе отличнигы дигән мактаулы исемнәргә лаек булган укытучы.

Рәсимә ханым сугыш чоры баласы. Әтисе сугышка киткәндә тумаган да була ул. Әнисе Сабирәттәйгә, баласыннан күз яшьләрен яшерә-яшерә, тормыш арбасын берүзенә сөйрәргә туры килә. Соңыннан, Шәүкәт Галиевның "Әткәйгә хат" поэмасыннан бер өзекне Рәсимә апа күп еллар үзе сәхнәдә сөйләп йөргән, шул чор балаларының күңел кылларын сыкраткан.

Артистлык, ораторлык сәләтенә ия Рәсимә апа күптөрле партия вазыйфаларыннан тыш, 25 ел пропагандист булып эшли, ел саен Бөек Җиңүгә багышланган митингларда, очрашуларда чыгыш ясый. Тынычлыкның нинди бәрабәргә яуланганын балаларга да, яшьләргә дә үтемле фикерләре белән җиткерә белә.

Рәсимә апаны әнисенең хәер-догасы гомере буе озатып бара. Бала чактан ук искиткеч тырыш була - Алабуга китапханә техникумын, Арча педучилищесын, Казан дәүләт педагогика институтының химия-биология факультетын тәмамлый. Ләкин кайда гына укыса һәм эшләсә дә, тынгысыз күңеле, практик фикер йөртүе, тормышны җигелеп тартып баруы белән башкалардан аерылып тора. Мәктәптә эшләү дәверендә аның бик күп укучылары биология-химия фәненнән район, республика олимпиадаларында урыннар ала, югары уку йортларына укырга керә. Озак еллар Рәсимә ханым Олыяз мәктәбендә укыту буенча директор урынбасары булып эшли. Ул дус, көчле коллектив туплый, уку йорты алдынгы тәҗрибә мәктәбенә әверелә.

Инде лаеклы ялда булса да, Рәсимә ханым тулы канлы тормыш белән яши. Ул район, республика газеталарының актив хәбәрчесе. Күңелгә тия торган вакыйга, яңалык, кемнеңдер үрнәк эше буламы - шуларны башкаларга да җиткерә. Бу - аның заман белән бергә атлаучы мәгариф ветераны булуын күрсәтә.

Укыткан елларында да авыр хәлле гаиләләргә булышуны ул үз бурычы дип санаган. Узган ел мәктәптә пенсионерлар өчен оештырылган компьютерга өйрәнү курсларына йөреп, хәзер инде "дөнья челтәре"ндә дә казынырга вакыт таба. Рәсимә апага Ходай тарафыннан үткен хәтер дә бирелгән. Олыяз авылы тарихын да очраклы рәвештә генә туплап язмаган ул. Хәзерге һәм киләчәк буын өчен әзер "энциклопедия"дә һәр тармактагы гади хезмәт кешесе дә, җитәкче дә, еллар-вакыйгалар да үз эзен алган.

Аллаһы Тәгаләнең зур сынавын - җитди авыруны да Рәсимә Сәләхова ихтыяр көче, тормышны яратуы, якыннарының рухи ярдәме белән җиңеп чыкты. Бервакытта да аның рухи төшенкелеккә бирелгән күрмәссең. Фәнис Яруллин үзенең бер шигырендә язганча, көчле рухлылар гына бәхеткә лаектыр шул.

Нәзирә ГАРИФУЛЛИНА, Олыяз урта мәктәбе

фото: http://mrknop.ru/products/item/tetrad_predmetnaya_anglijskij_yazyk_48_l_1297792/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk