Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олыяз мәктәбендә көз бәйрәме узган

Табигатьтә көз патшалык итә. Мәктәбебездә урта сыйныфта укучылар белән шушы "патшабикә"нең бәйрәмен билгеләп үттек. Хәзерлек эшләрен алдан ук башладык: газета чыгару, рәсемнәр ясау, сценарий буенча күренешләр, җыр-биюләр өйрәнү, күмәк хуҗалыгыбыз "Урал"ның кайда, күпме ашлык үстерүен ачыклау, презентацияләр ясау дисеңме... Берсе дә калмады! Сыйныф җитәкчеләребез һәм педагог-оештыручы белән бергәләп тырыштык. Бәйрәмне...

Табигатьтә көз патшалык итә. Мәктәбебездә урта сыйныфта укучылар белән шушы "патшабикә"нең бәйрәмен билгеләп үттек. Хәзерлек эшләрен алдан ук башладык: газета чыгару, рәсемнәр ясау, сценарий буенча күренешләр, җыр-биюләр өйрәнү, күмәк хуҗалыгыбыз "Урал"ның кайда, күпме ашлык үстерүен ачыклау, презентацияләр ясау дисеңме... Берсе дә калмады! Сыйныф җитәкчеләребез һәм педагог-оештыручы белән бергәләп тырыштык.

Бәйрәмне зур дулкынлану белән көттек. Кызлар һәм егетләр милли киемнәрдән бик матур чыгыш ясадылар. Биология укытучысы Илүсә апа җәйге практика вакытында тырышып эшләгәннәрне Мактау грамоталары белән бүләкләде. 6 сыйныфлар ипи кадере турында сөйләде, 7 сыйныф егетләре матур итеп җырлады, "Гөрләвек" кызлары өздереп биеде.

Бәйрәмгә алдынгы игенчеләр Хәниф абый Газизов һәм Ринат абый Фәләховлар да чакырулы иде. Алар икесе дә әтиләре хезмәтен дәвам иткәннәр: армиядән кайткач, гомер буе колхозда тир түккәннәр, аларның хезмәте дә югары бәяләнгән. Кичәбез дә "Иң мөкаддәс нәрсә - эш" дигән сүзләр белән тәмамланды.

Илзия ХАҖИЕВА, Олыяз мәктәбенең 5 сыйныф укучысы

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев