Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олыгайган саен күңелдә яшьлек еллары аеруча күп яңара

Олыгайган саен күңелдә үткәннәр, яшьлек еллары, төрле вакыйгалар яңара. Бервакыт дәрестә кызыклы һәм сабак алырдай хәл булганы истә, газета укучыларга шул очракны сөйләп бирергә ниятләдем әле. Кичке мәктәптә чыгарылыш сыйныфында укыган чор - 1965 ел иде бу. Сыйныфта 24 эшче яшьләр белем ала, олырак яшьтәгеләр дә бар. Мәктәп директоры, мөхтәрәм...

Олыгайган саен күңелдә үткәннәр, яшьлек еллары, төрле вакыйгалар яңара. Бервакыт дәрестә кызыклы һәм сабак алырдай хәл булганы истә, газета укучыларга шул очракны сөйләп бирергә ниятләдем әле. Кичке мәктәптә чыгарылыш сыйныфында укыган чор - 1965 ел иде бу. Сыйныфта 24 эшче яшьләр белем ала, олырак яшьтәгеләр дә бар. Мәктәп директоры, мөхтәрәм Рафак Якупов "КПСС тарихы" һәм "Яңа тарих" дәресләреннән керә, бик таләпчән иде.

...Дәрес башланды, темасы - "Марксизм-ленинизм тәгълиматларының хәзерге көндә актуальлеге". Укытучыбыз сыйныфка күз йөртеп чыкты да, бер кызга тукталды. Яле, аңлатып бир әле бу тәгълиматларның актуальлеген, ди. Кыз тегеләй аңлатырга тырышты, болай итеп карады, кыскасы, дәрескә әзер түгеллеге аермачык иде. "Утыр, начар", - дип әйтә иде мондый очракта Рафак абый. Шуннан соң ул кабат укучыларны күзли башлады. Мин күзне күтәрмичә утырам, сорамаса гына ярар иде, дим. Гөнаһ шомлыгына каршы, үз фамилиямне ишеттем (мин яхшы укучылар исәбендә йөри идем). Укып килмәгән идем, бу хәлдән ничек тә чыгарга кирәк бит. "Миннән алдагы кыз әйткәнчә", - дип сүз башлавым булды, Рафак абый:

-Булды, Максүт иптәш, барысы да аңлашылды, алга таба сөйләп тормагыз. Утырыгыз, начар! Сыйныфташыгыз әйткәнчә булса, бу тәгълимат марксизм-ленинизм булмас, кашеваризм (ботка пешерү) булыр иде, - дип туктатты мине. Әлеге рус кызының фамилиясе нәкъ менә ботка пешерү дигәнне аңлата иде (исем-фамилиясен язмаска булдым, үзе яки туганнарының үпкәләве бар бит).

-Икенче дәрестә сорыйм синнән, теманы яхшылап өйрәнеп кил, - дип өстәде Рафак абый.

Билгеле, мин бу юлы ныклап әзерләндем һәм җавабым өчен "бишле" алдым. Гомумән, өлгергәнлек аттестатымда алда әйтелгән фәннәрдән "бик яхшы" билгеләре тора.

Максүт Сафин, Туеш бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев