Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Очрашу кичәсен алып барган Илфат Тимергалиев боегып утырырга ирек бирмәде

Без 1954 елда Кукмара 1нче урта мәктәбенә укырга кердек. Беренче укытучыбыз Әшрәпямал апа Ваисованың ягымлы йөзе, укырга-язарга, сабыр булырга, пөхтәлеккә өйрәтүе һаман да истә. Безнең мәктәп иң алдынгы мәктәпләрнең берсе иде. Аны үстерүдә директор Хәким Хәйруллинның тырышлыгы зур булды. Ул мәктәпнең йөзек кашы иде. Мәликә апа белән тигез, үрнәк гомер...

Без 1954 елда Кукмара 1нче урта мәктәбенә укырга кердек. Беренче укытучыбыз Әшрәпямал апа Ваисованың ягымлы йөзе, укырга-язарга, сабыр булырга, пөхтәлеккә өйрәтүе һаман да истә.

Безнең мәктәп иң алдынгы мәктәпләрнең берсе иде. Аны үстерүдә директор Хәким Хәйруллинның тырышлыгы зур булды. Ул мәктәпнең йөзек кашы иде. Мәликә апа белән тигез, үрнәк гомер кичерделәр.

1965 елда мәктәпне ике сыйныф тәмамлады, 57 укучы идек. Бишесе медальгә лаек булды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Закирә апа Гыйбадуллина белән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әминә апа Гайнанова сыйныф җитәкчеләребез иде. Әминә апа телебезгә хөрмәт тәрбияләүче, әдәбияткә мәхәббәт уятучы булды. Шәмсенур апа Гаптраванова, хезмәт дәресләре үткәреп, безне хатын-кыз өчен кирәкле тегүче һөнәренә өйрәтте. Моның өчен без аңа бик рәхмәтле.

Сыйныфташларымның барысы да тормышта үз урыннарын тапты. Яхшы җитәкчеләр, белгечләр, табиблар, хисапчылар булып эшләделәр, кайберләре әле дә эшләвен дәвам итә. Бу - белем нигезе ныклы булудан. Сыйныфыбызда спорт белән шөгыльләнүчеләр дә күп иде. Алар мәктәп данын яклап, Казанга, хәтта Мәскәүгә бардылар, һәр ярыштан кубоклар, мактау кәгазьләре алып кайттылар. Бу уңышларда физкультура укытучысы Хәйдәр абый Измайлов тырышлыгы чагылды.

Мәктәпне тәмамлаганга да инде 50 ел - ярты гасыр үтте. Без, ике сыйныф укучылары, бердәм һәм дус идек, хәзер дә тыгыз бәйләнештә торабыз. Һәр биш ел саен очрашулар үткәреп киләбез. Аларны оештыруда Мәлик Миңнегалиевның тырышлыгы зур булды. Быел 35 кеше җыйналдык. Бик ераклардан кайтучылар булды. Арабызда мәңгелеккә киткәннәр дә шактый. Алар безнең күңелдә якты истәлек булып калды. Рухлары шат, урыннары җәннәт түрендә булсын.

Кичәбезне алып баручы Илфат Тимергалиев эчтәлекле программа әзерләгән иде. Ул бик оста булганлыктан, боегып утырырга ирек бирмәде. Күңелләрне җилкендереп, очрашуыбыз кыңгырау чыңы белән башланып китте. Беренче сүзне сыйныфташыбыз, Әсән-Елга авылы имамы Шамил Җәләлиев алды. Аннары мәктәп елларындагы күңелле вакыйгаларны искә төшердек. Истәлекләр җыр-бию белән аралашып барды. Очрашуга укытучыларыбыз Закирә, Әминә, Шәмсенур апалар да килгән иде, алар да безнең белән биеделәр, киләсе очрашуга да чакырырсыз, диделәр. Рәхмәт аларга: яшәү кадерен белергә, бердәм булырга, үз көчебез белән яшәргә өйрәттеләр. Алларында чал чәчле башларыбызны иеп, рәхмәт белдерәбез, мәрхүм булган укытучыларыбызга хәер-догаларыбыз ирешсен.

Кичәдә сыйныфыбызның шагыйрәсе, берничә китап авторы Тәслимә Кәримова шигырьләрен укып сөендерде. Моңлы тавышы белән халык күңелен яулаган сыйныфташыбыз Габдрахман Һадиев кич буе җырларын бүләк итте.

Бу очрашудан без канәгать булып, ничәдер елга яшәреп кайттык. Сыйныфташларым белән киләчәктә дә җыелып күрешергә язсын.

Әлфия Нурмөхәммәтова,

Кукмара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk