Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Невшехирда яңа дуслар таптым, ди Кукмара кызы Алия Закирова

Мин Кукмара районының 4нче урта мәктәбен тәмамлап, Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга кердем. Төрек телен бер ел өйрәнеп, беренче курсны "бишле" билгеләренә генә тәмамлагач, төрек теле укытучым бер айга Төркиягә барып, Юныс Әмре институты тарафыннан төрек телен өйрәтү максатыннан оештырылган "Yaz Оkulu-2015" җәйге мәктәп дәресләрендә белемемне...

Мин Кукмара районының 4нче урта мәктәбен тәмамлап, Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга кердем. Төрек телен бер ел өйрәнеп, беренче курсны "бишле" билгеләренә генә тәмамлагач, төрек теле укытучым бер айга Төркиягә барып, Юныс Әмре институты тарафыннан төрек телен өйрәтү максатыннан оештырылган "Yaz Оkulu-2015" җәйге мәктәп дәресләрендә белемемне күтәрергә тәкъдим итте. Мин бик шатланып риза булдым, чөнки төрек телен өйрәнү теләгем көчле иде.
Без барлыгы ун кыз ерак сәфәргә кузгалдык: дүртебез беренче курсны, калганнары инде өченче курсны тәмамлаган студентлар иде. Төрек телен өйрәнү буенча үткәрелгән җәйге мәктәпкә дөньяның 60лап иленнән 500 укучы килгән иде. Җәйге мәктәпнең шигаре "Төрек теле өчен Төркиягә" дип атала.
Төрек теле укытучыбыз Рәсим Хөснетдинов безне Истамбул шәһәре белән таныштырды. Соңрак, телне тирәнрәк өйрәнү өчен, төркемебезне бүлеп, Бурса, Айдын, Коджаэли, Невшехир, Зонгулдак төбәкләренә җибәрделәр. Мин Невшехир шәһәренә эләктем. Невшехир бик үзенчәлекле, тарихи ядкәрләргә бай шәһәр. Таулы, калкулыклы, гаять гүзәл географик мохиттә хасыйл булган «эшләпәле» Каппадокия ташлары күбегезгә мәгълүмдер, мөгаен. Чыннан да, төрки кардәшләребезнең ватаны күңелгә гаять якын булды.
Безне Невшехир университетының дүрт йолдызлы кунакханәсенә урнаштырдылар. Әйе, әйе, сез ялгыш ишетмәдегез, университетның үз кунакханәсе дә бар икән! Биредә без төрле илләрдән килгән 24 талиб-талибә идек. Беренче көнне үк үзебезгә яңа дуслар таптык. Араларында Алмания, Албания, Сербия, Грузия, Алжир, Әфганстан, Казахстаннан килгәннәре дә бар. Бер-беребез белән төрек телендә аралаштык. Бу безнең өчен иң төп шарт иде.
Көн саен сәгать 9дан 13 сәгатькә кадәр төрек телен үзләштердек. Дәресләр бик кызыклы итеп оештырылды: төрек җыр-биюләрен дә өйрәндек, милли костюмнарын да киеп карадык. Мөгаллимнәребез дә бик ачык йөзле һәм мөлаем булды. Без төрек телендәге кайбер сүзләрне аңламаѓан очракта, ишарәләр белән булса да аңлатырга тырыштылар.
Программада укудан тыш күңел ачу чаралары да каралган иде. Биредә без төрек милли ризыклары белән сыйландык, илнең матур табигый гүзәллекләренә хозурландык, туризм hәм спорт чараларында катнаштык, мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән очраштык, кул осталарының эшләрен карадык. Каппадокия таулары, оча торган баллоннарны, VI гасырдан калган архитектура ядкәре - 80 метр җир астында сакланган Деринкую шәһәре дә күңелләрдә искиткеч кичерешләр калдырды. Шулай ук атта йөрдек, квадроциклларда җилдердек, көймәдә йөздек. Әлбәттә инде, төрекләрнең зәркән салонында да булдык. Кая гына барсак та, безне шатланып каршы алдылар, хәтта кибетләрдә чәй белән дә сыйладылар. Шулай бер ай сизелми дә үтеп китте. Курслар тәмамлангач, безгә сертификатлар тапшырылды, җәйге мәктәп Истанбулда Төрек теле бәйрәме белән тәмамланды. Туган якларны сагынган булсак та, яңа дуслардан аерылганда күбебез күз яшьләрен тыеп кала алмады. Төркиянең җанга сихәт бирә торган һавасы, күңелле кешеләре, туган телебезгә кардәш булган төрек теле безне рухи яктан сихерләде, күңел түрендә якты, матур хатирәләр калдырды.
Ерак сәфәрдән кайткач, тәэсирләребезне башкалар белән дә уртаклаштык. Университетның беренче курс студентлары белән үткәрелгән очрашуда Юныс Әмре институтының Казандагы үзәге директоры Ихсан бәй Демирбаш һәм үзәкнең координаторы Эльмира ханым Хәбибуллина, төрек теле укытучыбыз Рәсим Хөснетдинов та катнашты. Төркиянең Казандагы Генераль консулы Турхан Дилмач кунакка чакырып, төрек илендә алган белемнәребез, тәэсирләребез турында сорашты.
Иң мөһиме - без төрек телен өйрәндек, төрле җирләр гиздек, ял иттек, үзебезгә яңа дуслар таптык. Хәзер дә аралашып торабыз, киләчәктә дә очрашырга сүз куештык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk