Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Муниципаль берәмлекләр Советы съезды

Узган атнада Казанда Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының алтынчы съезды булды. Съездга республиканың барлык районнарыннан 989 делегат җыелды. Аның эшендә Татарстан Президенты Р.Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе М.Шәймиев, Премьер-министр И.Халиков, Дәүләт Советы рәисе Ф.Мөхәммәтшин катнашты.


Съездда муниципаль берәмлекләр Советының 2011 елдагы эше турында Совет җитәкчесе Минсәгыйт Шакиров доклад ясады. Аның чыгышында китерелгән мәгълүматларга караганда, 2006 елда республика муниципалитетларының кереме 15,2 миллиард сум булса, 2011 елда ул инде 28,5 миллиард сум булыр дип көтелә. Шушы еллар эчендә муниципалитетларны еллык финанслау 36 миллиард сумнан 60 миллиард сумга җитте.
Әлбәттә, бу гына республика муниципалитетларын социаль-икътисадый яктан ныгыту өчен җитми. Докладчы яхшы эшләгән муниципалитетларга грантлар бирү мәсьәләсен күтәреп чыкты. Җирлек башлыкларының еш алышынып торуы да уңай күренеш түгел. Узган бер елда гына республикада 68 җирлек башлыгы алышынган. Муниципаль властьларга прокурор күзәтчелеге тарафыннан күрсәтмәләр күп бирелә. Ул кимчелекләрне, финанс средстволары җитмәү сәбәпле, еш кына бетереп тә булмый. Съездда чыгыш ясаган делегатлар - муниципаль җирлек башлыклары авылларда юллар, гидротехник корылмалар, күперләр төзү, авыл хуҗалыгы продукциясенең бәяләре түбән булу һ.б. проблемаларны күтәреп чыктылар.
Татарстан Президенты Р.Миңнеханов съезд делегатларына республиканың үсешенә керткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм, делегатлар күтәреп чыккан мәсьәләләрнең мөһимлеген ассызыклап, бу проблемаларны хәл итү юлында башкарылган эшләр турында сөйләде. «Муниципалитет башлыклары булып югары профессиональ кешеләр эшләргә тиеш, - диде ул. -Эшнең уңышы сездән дә тора».
Съездда муниципаль берәмлекләрнең гомумроссия Конгрессы президенты Степан Киричук чыгыш ясады һәм Татарстанның муниципаль берәмлекләре Советы Россиядә иң яхшыларның берсе, дип бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk