Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Мунча ташы", "Салават" тетрларында эшләгән якташыбызны беләсезме?

Райондашларыбыз арасында җыр-моң өлкәсендә дә зур уңышларга ирешүчеләр аз түгел. Арпаяз авылы кызы, музыка училищесын тәмамлаганнан соң Түбән Каманың "Мунча ташы" юмор һәм эстрада, Салават Фәтхетдиновның "Салават" җыр театрларында чыныгу алып, тамашачыларга үзенең йөрәкләргә үтеп керерлек моңлы, халыкчан җырларын бүләк итүче Гүзәл Камалиева (Кашапова) да әнә шундыйлардан. -Хәзерге вакытта Казанның...

Райондашларыбыз арасында җыр-моң өлкәсендә дә зур уңышларга ирешүчеләр аз түгел. Арпаяз авылы кызы, музыка училищесын тәмамлаганнан соң Түбән Каманың "Мунча ташы" юмор һәм эстрада, Салават Фәтхетдиновның "Салават" җыр театрларында чыныгу алып, тамашачыларга үзенең йөрәкләргә үтеп керерлек моңлы, халыкчан җырларын бүләк итүче Гүзәл Камалиева (Кашапова) да әнә шундыйлардан.

-Хәзерге вакытта Казанның милли мәдәният үзәгенең мәдәният-оештыру бүлегендә хезмәт куючы Гүзәл ханым үзенең иҗат дөньясына ясаган беренче адымнарын хәтерлиме икән?

-Кечкенәдән җырларга яраттым мин. Үзенең бар гомерен безгә - өч баласына багышлаган әниемә ияреп барып, Арпаяз авылы фермасында концерт куйганым әле бүгенгедәй күз алдымда. Сөт чиләкләре - барабан, су кайнаткыч - микрофон дигәндәй... Өйдә сәхнәм сандык өсте булса, фермада исә он савытлары иде. Иҗатымның башы әнә шулай әниемнең эш урынындагы сыер савучы апалар, капка төбенә көтү каршыларга чыккан авылдашларым арасында башланып китте. Бердәнбер "Татарстан" радиосыннан яңгыраган җырларны отып алып, аларны шулкадәр яратып башкара идем ки, ферма яныннан узып китүчеләрнең: "Сөембикәнең кызы тагын яңа җыр откан", - дип мине кереп мактаулары тагын да илһамландыра иде. Күрше апаларның бүләк иткән болын чәчәкләрен дә һич онытасым юк!

Балачак хыялым башкалага китерде. Мин И.Әүхәдиев исемендәге музыка училищесының шәкерте булдым. Әлеге чорда иҗатыма юл күрсәтүчеләр халкыбызның йөзек кашы Илһам ага Шакиров һәм вакытсыз арабыздан киткән якташым Нурәхмәт Мөхәммәтҗановлар булды. Миңа, гади авыл кызына зур өмет-ышаныч баглаганнары өчен аларга гомерем буена рәхмәтлемен.

-"Мунча ташы" һәм "Салават" театрларында хезмәт куйган вакытларыгызга тукталсак...

-Кулыма диплом алганнан соң, язмыш мине Галиәсгар Камал театрында "Мунча ташы" юмор һәм эстрада театры җитәкчесе Шәмси абый Закиров белән очраштырды. Ул мине театрга, үз коллективларына сыендырды, дисәм дә ялгыш булмас. Без татар халкы яшәгән бик күп төбәкләрдә чыгышлар ясадык. Иҗатым ул чорда "Салават" җыр театры белән дә бәйләнеп китте. Салават Фәтхетдинов, Альфред Якшимбетов, Илдус Низамов, Зиннур Сәгыйтов, Миннегали Дәүләтбаевлар кебек сәнгать осталары белән очрашуым иҗатымны тагын да баетты. Алар үрнәгендә бу тормыштагы үз юлымны билгеләү һич авыр булмады. Чөнки әлеге театрлар, икесе дә зур кораблар кебек, армый-талмый иҗат дөньясында хезмәт куя.

Әмма Казан каласын оныта алмавым мине кабат төшләремә кереп йөдәткән яшьлегем шәһәренә кайтарды. Инде дистә елга якын милли мәдәни үзәктә эшлим.

-Мәдәни-оештыру бүлеге хезмәткәренең иҗатка вакыты каламы соң?

-Вакытны дөрес бүлсәң, һәрнәрсәгә җитешергә була. Төрле җирләргә сибелеп яшәүче милләттәшләребез белән аралашулар, очрашулар иҗат юлын тагын да киңәйтә генә. Аннары без - музыкаль гаилә бит. Тормыш иптәшем Нурсил дә җырчы. Бергәләп иң зур куанычыбыз булган кечкенә улыбыз Булатның төрле сәләтләренә сөенеп, иҗат дөньясында кайнашабыз. Иҗатташ дусларым язган җырларны өйрәнеп, аларны яздырып, халкыма ишеттерергә ниятлим. Якын көннәрдә яңа җырларым инде әзер дә булыр, дип ышанам.

-Туган ягыгызга еш кайтасызмы?

-Газиз әнием, туганнарым безнең янда булгач, авылга хәзер бик сирәк кайтыла. Әмма туып-үскән җирләрне, туган мәктәбемне, авылдашларымны, якташларымны, дусларымны бик сагынам. Райондашлармны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлап, һәммәсенә дә күңел күтәренкелеге, иман нуры телим. Сагыну һәм ярату хисләремне җырларым аша сезгә юллыйм, дусларым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk