Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәмәшир авылының яңаруы һәр тармакта сизелә

Адәм баласы өчен үзенә тартып торган изге урын ул - туган җире. Яшем олыгая барган саен кендек каны тамган урынның никадәр кадерле, якын булуын бигрәк тә нык аңлый барам. Балачак, яшьлек эзләре калган урыннар вакыт-вакыт төшләремә кереп, сагындырып үзәкләрне өзә. Туган төбәгемә карата булган сусауларымны басу нияте белән, яңа -...

Адәм баласы өчен үзенә тартып торган изге урын ул - туган җире. Яшем олыгая барган саен кендек каны тамган урынның никадәр кадерле, якын булуын бигрәк тә нык аңлый барам. Балачак, яшьлек эзләре калган урыннар вакыт-вакыт төшләремә кереп, сагындырып үзәкләрне өзә. Туган төбәгемә карата булган сусауларымны басу нияте белән, яңа - 2016 нчы елны авылыбызга - Мәмәширгә кайтып каршы алырга булдым быел.

КамАЗ төзелешенә дип Чаллыга авылдан чыгып киткәннән бирле, туган авылга әти-әни, туганнар хәлен белешергә тиз-тиз генә кайтып киткән араларда туган җир турында әллә ни уйларга ара да булмаган, эш-мәшәкатьләр белән ел артыннан, ел үтеп менә инде хәзер җитмешенче дистәне тутырып киләм. Сагындыра, бик сагындыра туган авыл, күңел хисләрем йөрәк түреннән ташып чыгып ак кәгазь битенә шигъри юллар булып түгелә.

Ак карга төренгән Мәмәшир урамнарыннан шыгыр-шыгыр атлап барган мизгелләрдә дә туган авылыма булган хисләрдән, аның яңаруын күрүдән куанган күңел иҗади нурларга күмелә.

Электән үк мәдәниятка, иҗатка гашыйк кеше буларак, авылыбызның Яшьләр урамында үткән 2015 елда зур үзгәрешләрнең берсе буларак калкып чыккан өр-яңа мәдәният йортына юл тотым. Үткән елның соңгы көнен озату кичәсенә авылдашлар күп җыелган иде мәдәният йортында. Матур бинада, матур бәйрәм чарасын күреп күңелләр тагын да хушланды. Авыл яшьләренең активлыгы, талантларының киңкырлы булуы аеруча сөендерде мине. Мәдәният йорты директоры Рузилә апалары Мотыйгуллина һәм сәнгать җитәкчесе Сурия апалары Галимуллинага ярдәм итәргә ашкынып тора яшьләр. Алып баручылар Динә белән Муса бер дә Казан конферансьеларыннан ким түгелләр. Ә Муса исемле егетнең үзебезнең күрше малае улы булуын белгәч, бигрәк тә сөенеп, горурланып тыңладым үзләрен. Ул биючеләр дисеңме, ул җырчылармы, ул бүгенге заман проблемаларын яктырткан театраль тамашалар әзерләүме - барысы да искиткеч булды. Үзем дә авылыбызга багышлап иҗат иткән шигырьләремне ишеттерүдән тыелып кала алмадым. Авыл халкын Яңа ел белән тәбрикләп, үтеп барган елда башкарылган эшләргә тукталып, алдагысына планнарны бәян итеп чыгыш ясаган җирле үзидарә башлыгы Илгиз Әхмәтҗановны тыңлагач та, авылның үсә, ныгый баруы куандарды. Ике мәчетле, иркен мәктәпле, өр-яңа мәдәният йортлы, мөмкин кадәр төзекләндерелә баручы юллы, кичке урамнарны ялт иттереп торучы яктырткычлы авылыбыз өчен ничек сөенмисең. Идарә башлыгы белдерүенчә, авыл өчен җан атып торучы, ярдәмчел кешеләребез дә бар икән авылда. Шуларның берсе Мәмәшир егете Айрат Фәттаховның шәхсән үз хисабыннан урам юлын, күперне төзекләндерүгә ярдәм итүе, машина йөртүчеләр, тракторчыларның үз транспортлары белән юлларны төзекләндерүгә өлеш кертүе авылга битараф булмаучыларның күп булуы, Мәмәширебезнең күкрәп чәчәк атуы хакында сөйли.Телеэкраннар аша бирелүче тапшыруларда авылларыбызның югала бару проблемалары турында еш ишетергә туры килә. Ә безнең Мәмәширнең, киресенчә, яңаруы һәр тармакта сизелә. Туган авылның Яңа елга матур, күркәм үзгәрешләр белән керүе, алга таба да зур планнар белән яшәве икенче сулыш өргәндәгедәй тәэсир итте миңа. Яшә, яшьнә авылым.

Фаиз абыегыз Шәрипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk