Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәхәббәтебез чишмә янында башланды, диләр “Безнең туй - иң матуры” фоторәсемнәр бәйгесе җиңүчеләре Аида һәм Нияз Кәримуллиннар

Берсенә - 16, икенчесенә 17 яшь тулган егет белән кызны моннан җиде ел элек уртак дуслары Элизара таныштырган була. Дөресрәге, бистәбезнең Нур Баян урамы кызына әллә кайчаннан күз атып йөргән Нияз аннан Аиданың кәрәзле телефон номерын сорап ала. -Нияздан килгән беренче SMS-хәбәр әле бүгенгедәй хәтеремдә. "Аида, әйдә, якыннанрак танышып, аралашыйк...

Берсенә - 16, икенчесенә 17 яшь тулган егет белән кызны моннан җиде ел элек уртак дуслары Элизара таныштырган була. Дөресрәге, бистәбезнең Нур Баян урамы кызына әллә кайчаннан күз атып йөргән Нияз аннан Аиданың кәрәзле телефон номерын сорап ала.

-Нияздан килгән беренче SMS-хәбәр әле бүгенгедәй хәтеремдә. "Аида, әйдә, якыннанрак танышып, аралашыйк әле", - диелгән иде анда. Унберенче сыйныфны гына тәмамлаган вакытым, имтиханнарга әзерләнеп, үзем теләгән уку йортына да керәсе бар бит әле, егетләр кайгысы түгел әле монда, дип уйлыйм үземчә. Әмма күңел барыбер үзенекен итте, җавап яздым. Шуннан бирле җиде ел дәвамында ике арадагы элемтәне, мәхәббәт җепләрен өзмәдек, - ди Аида.

Казан медицина көллиятендә белем алучы кыз атна ахырында әнисе һәм якыннары янына кайткач, Нияз белән очрашуга чыга. Беренче очрашу кичендә чишмә янына баралар алар.

-Ул төн аеруча сихри иде - бер генә дә җил әсәре юк, челтер-челтер чишмә ага, чут-чут килеп кошлар сайраша, чын мәгънәсендә, әкият. Ай яктысында җемелдәп торучы шомырттай кара күзләре белән үзенә тагын да гашыйк итте ул мине. Бу кызны беркемгә дә бирмәячәкмен, дип, йөрәк түремә салып куйган идем шул чагында. Җиде ел көттерсә дә, барыбер читкә җибәрмәдем, - ди Нияз.

-16 яшеннән үк: "Әйдә, өйләнешик", - дип әйтә иде ул миңа, - ди яшь кәләш. - Иң элек укып бетерим, аннары өч ел эшлим, дидем. Шулай итеп, ел артыннан-ел узды. Гадәттә, озак вакыт очрашып йөрүчеләрнең мөнәсәбәтләрен чит-ят сүзләр боза бит. Шунысы сөенечле: безнең мәхәббәтебез гайбәтләрдән өстен булды. Без бер-беребезне бик яратабыз!

Яшь парлар арасыннан кара мәче дә узмый калмыйдыр...

-Булгалый инде ул. Безнең холкыбыз бертөрлерәк булса да, беренче адымны һәрвакыт ирем ясый. Аның үпкәсе биш минуттан ары узмый, мин дә алай үпкәчел түгел, - ди Аида. - Бер-береңә юл куеп, килеп чыккан проблемаларны уртага салып чишкән гаилә генә нык һәм тату була, диләр әти-әниләребез дә. Тормыш тәҗрибәләре шактый саллы булган газиз кешеләребез белми әйтмәс...

Нияз белән Аида 2007 елның 13 августында очраша башлыйлар, 2014 елның 14 августында Аидага 24 яшь тула, 15 августта яшьлек туйларын уздыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев