Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Математикадан база дәрәҗәдәге БДИ биремнәре ачык файдаланылышта

Педагогик үлчәнешләр федераль иституты (ФИПИ) сайтына урнаштырылган бердәм дәүләт имтиханнары биремнәре ачык банкы математикадан база дәрәҗәдәге БДИ биремнәре белән тулыландырылган. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт сайтында хәбәр ителә. Искәртеп үтик: быелдан математикадан БДИ база һәм профильле дәрәҗәләргә бүленде. База дәрәҗәсендәге имтиханда тормыш өчен кирәкле...

Педагогик үлчәнешләр федераль иституты (ФИПИ) сайтына урнаштырылган бердәм дәүләт имтиханнары биремнәре ачык банкы математикадан база дәрәҗәдәге БДИ биремнәре белән тулыландырылган. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт сайтында хәбәр ителә.

Искәртеп үтик: быелдан математикадан БДИ база һәм профильле дәрәҗәләргә бүленде. База дәрәҗәсендәге имтиханда тормыш өчен кирәкле математика буенча белем тикшерелә, аны вузга укырга керергә планлаштырмаган яки математика укырга керү сынауларында булмаган белгечлек буенча укырга керүчеләр, профиль дәрәҗәсендәге имтиханны исә вузга кергәндә математикадан сынау узарга тиеш булганнар.

Тест биремнәренең ачык банклары - һәрдаим тулыландырыла торган интернет-ресурс, ул төп һәм урта белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру өчен барлык фәннәрдән имтихан биремнәреннән тора.

Бердәм дәүләт имтиханы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе-9 (ГИА) биремнәренең ачык банкын булдыру буенча эш Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Сергей Кравцов карары белән гамәлгә ашырыла. Хәзергә БДИ биремнәре ачык банкында барлык фәннәр буенча төрле дәрәҗә авырлыктагы 40 меңнән артык бирем исәпләнә, дәүләт йомгаклау аттестациясе-9 ачык банкында - 30 меңнән артык.

Педагогик үлчәнешләр федераль иституты сайтында рус теле һәм әдәбияты, математика, биология, география, тарих, җәмгыять белеме, информатика, химия, физика һәм чит ил телләре (инглиз, француз, алман, испан телләре) буенча биремнәр урнаштырылган. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен, биремнәр тематик категорияләргә бүленгән.

Быел ачык банк БДИ биремнәре белән тулыландырылган. Хәзер анда 5 меңнән артык бирем бар.

"Имтихан материалларын ачык файдаланылышка урнаштырып, чыгарылышларга алдан ук дәүләт имтиханында булачак биремнәргә охшаш биремнәр белән танышу һәм аларны эшләп карау мөмкинлеге булдырабыз. Ачык банк биремнәре мәктәп дәресләре кысаларында да, сынауларга мөстәкыйль әзерләнгәндә дә файдаланырга мөмкин", - дип билгеләп үтте Сергей Кравцов.
"Татар-информ" МА материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев