Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әле дә тавышымнан таныйлар, ди “Кукмара авазы” радиосында диктор булып эшләгән Алмаз Гарипов

Әхмәт Гариф исеме радиотыңлаучыларга яхшы таныш, дип беләм. "Кукмара авазы" радиосы дикторы булып эшләгән бу яшь ир үзенең йомшак, бәрхет тавышы белән күпләрнең күңелен яуларга өлгерде. Әлеге исем аның псевдонимы икәне бик аз кешеләргә генә мәгълүм булгандыр. Инде сер пәрдәсен ачар вакыт җиткән, дип уйлыйм: Алмаз Гариповны бу юлы газета...

Әхмәт Гариф исеме радиотыңлаучыларга яхшы таныш, дип беләм. "Кукмара авазы" радиосы дикторы булып эшләгән бу яшь ир үзенең йомшак, бәрхет тавышы белән күпләрнең күңелен яуларга өлгерде. Әлеге исем аның псевдонимы икәне бик аз кешеләргә генә мәгълүм булгандыр. Инде сер пәрдәсен ачар вакыт җиткән, дип уйлыйм: Алмаз Гариповны бу юлы газета битләре аша сөйләтергә булдык.

-Әхмәт..., әйем, Алмаз, Кукмара радиосына килүең ничек булды?

-Әле Казанда дәүләт педагогия институтында укыганда ук "Дулкын" радиосында эшләп алдым, ул ябылганнан соң, "Яңа гасыр" радиосында "Кызыклар дөньясында" дигән тапшыру алып бардым. Радиога тартылуыма укытучыбыз, танылган диктор Фоат Галимуллинның да йогынтысы булгандыр. 2002 елда югары уку йортын тәмамлагач, туган авылым Балыклыга кайтып, башлангыч сыйныфларда укыта башладым. Булачак тормыш иптәшем, җырчы Лилия Гыйльфанова белән танышканнан соң, Кукмара радиосы белән кызыксынуым артты. Ник дисәң, тапшыруларда аның башкаруында җырлар, "Кукмара авазы" дигән көйле заставка яңгырый иде. Соңрак радионың гимны да (Харис Мостафин сүзләре, Илгиз Зарипов көе) Лилия башкаруында язылды. Ә телерадиокомпания директоры Алмаз Мостафинны Казанда чакта ук белә идем. Мине кабул иткәндә: "Бер урында ике Алмаз булмабыз инде, үзеңә башка исем сайла", - дигән шарт куйды. Мин әтиемнең исемен алырга булдым.

-Бу чор нинди истәлекләр калдырды?

-Әйткән һәр сүз, һәр җөмлә өчен зур җаваплылык хисе тою. Бер ялгышым әлегәчә онытылмый: "Ачкычлар ясыйбыз" дигән игъланны "Акчалар ясыйбыз" дип укыганмын. Оятымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Төп тәнкыйтьчем, укытучы булып эшләгән әнием Зиникамал һәр тапшыруымны тыңлап, анализлап бара иде: кайткач орышты инде. Икенче юлы микрофонны ябарга онытып, укыячак белдерүләрне кабатлап утырганмын. Кайбер котлау хатларындагы сүзләрне таный алмыйча интегүләр истә. Туган көн иясен матур итеп котлыйсы килә бит: аңларлык, ачык итеп язып булмыймыни, дип хат юллаучыны күңелеңнән битәрләп тә аласың. Билгеле, яңалыклардан хәбәрдар булырга, көнүзәк вакыйгаларны күзәтеп барып, тыңлаучыларга җиткерергә тырыштым. Репортажлар эшләгәндә дәрәҗәле, төпле фикерле кешеләр белән очрашуым өчен дә язмышыма рәхмәтлемен.

-Кызыклы хәлләр дә булгандыр инде?

-Ансыз мөмкин түгел. Бервакыт Ләйсән Шәйдуллинаның эфирда чагы иде. Бухгалтерыбыз Илһамия апа аңа белдерүләр язылган кәгазьне тапшыруымны үтенде. Мин җәһәт кенә тагын бер белдерү өстәп куйдым. Янәсе, фәлән төстәге, чуклы койрыклы ат сатыла, дип. Мөрәҗәгать итү өчен Ләйсәннең телефон номерын күрсәттем. Әзер язуларны укыганда уйланып тормыйсың бит: Ләйсән дә шикләнүсез укып чыкты. Шаяртуымны үзенә әйткәч кенә аңлады. Үпкә сакламады үзе.

-Эфирга чыкканда каушый идеңме?

-Үзеңне меңләгән халык тыңлаганын күз алдына китерү бераз куркыта инде. Әле дә радиодан вакытлыча сөйләргә туры килгәндә дулкынланудан уч төпләрем тирләп чыга.

-Чын исемеңнең күләгәдә калуы борчымадымы?

-Юктыр. Әле хәзер дә тавышымнан танып белүчеләр бар. Күптән түгел радиодан янә сөйләргә туры килде. "Тагын килдеңмени?" - дип шалтыратып сөендерделәр. Күңелләренә кереп калганмын икән, тапшыруларны начар алып баручы булмаганмын, димәк. Үземне күрергә теләп, студиягә махсус килүчеләр дә булды. Гомумән, хезмәт хакы күп булмаса да, бу эшнең дәрәҗәсе зур иде. Сүземне йомгаклап, Кукмара телерадиокомпаниясендә эшләгән һәм бүгенге көндә хезмәт куючы һәркемне Радио көне белән тәбриклим.

Әңгәмәне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk