Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көзге бозга ышаныч юк

Татарстан елга-күлләргә бай республика. 8 меңгә якын сулыгыбыз бар, яр буе озынлыгы исә 24 мең километр тәшкил итә. Әмма көз һәм яз айларында бу байлык күп кенә мәшәкатьләр өсти. Боз кату һәм боз китү чорында коткаручыларга аеруча уяу булырга туры килә. Ел саен аларга үз сансызлыгы аркасында боз астына киткән...

Татарстан елга-күлләргә бай республика. 8 меңгә якын сулыгыбыз бар, яр буе озынлыгы исә 24 мең километр тәшкил итә. Әмма көз һәм яз айларында бу байлык күп кенә мәшәкатьләр өсти. Боз кату һәм боз китү чорында коткаручыларга аеруча уяу булырга туры килә. Ел саен аларга үз сансызлыгы аркасында боз астына киткән кешеләргә ярдәм итәргә туры килә. Әмма Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең мөмкинлекләре чикле булуын онытмаска кирәк. Гомерең, беренче чиратта, үзеңә кадерле булырга тиеш.


Ел башыннан республика сулыкларында 118 кешенең гомере өзелгән, узган елның шул ук вакыт аралыгында шул рәвешле 130 кешене югалтканбыз. Үлүчеләр исәбе кимүгә дә карамастан, судагы һәлакәтләр саны арта бара. Соңгы өч айда гына да шундый 18 очрак булган.

Нигездә, үз сансызлыгы белән балыкчылар шаккатыра. Бернинди кисәтүләргә дә колак салмаган әлеге төркем кешеләр катнашында гадәттән тыш хәлләр даими күзәтелеп тора. Фаҗигале тәмамланганнары да шактый. Балыкчылар салмыш килеш суга көймәләрдә чыга, караңгы төште, көчле җил чыкты дип тормыйлар, балык тотуын дәвам итәләр. Мондый ваемсызлык нәтиҗәсендә быел 13 кеше үлгән, 12 кешене коткарып кала алганнар.

Инде хәзер көннәр суытып җибәрде, елгаларда боз ката башлады. Бу чорда кеше гомере һәм сәламәлегенә аеруча зур куркыныч яный. Моңа кадәр балыкчылар бернинди иминлек кагыйдәләрен үтәмичә сулыкларга көймәләрдә чыкса, хәзер инде боз астыннан балык тотарга яратучылар бергә җыела башлаячак.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары, Татарстанның кече көймәләр буенча баш инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр иткәнчә, 2013-2014 елда кышкы чорда 10 кеше үлгән, шул исәптән бер баланың гомере өзелгән, 13 кешене коткарып кала алганнар. 2012-2013 елларда су астына китү белән бәйле 5 очрак булган, бу 5 кешенең үлеменә китергән.

Билгеле булганча, былтыр 2011 елдагы балыкчыларның бозда агып китүләре яңадан кабатланды. Мәгълүм булганча, дүрт ел элек көзен ике гадәттән тыш хәл дә булды: ярдан аерылган боз өстендә бер очракта 202, икенчесендә - 168 балыкчы агып киткән иде. Бәхеткә, бу очракларда бар кеше дә исән-имин калды. Узган елгы хәл дә, сөенечкә, яхшы тәмамланды. 128 балыкчының барысы да курку кичереп кенә калды.

Татарстан Гадәтән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын көзге боздан ерак торырга чакыра. Коткаручылар күлләрдә 10, елгаларда 15 сантиметрдан да юкарак бозга чыгудан кисәтә. Юрий Венедиктов сүзләренчә, төрле елгалардагы боз калынлыгы турындагы бөтен мәгълүмат ачык, аны һәркем министрлык сайтында карый ала.

Суыта башлау белән Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре дә көн саен кеше күпләп бозга чыгу урыннарында рейдлар уздыра. 7 сантиметрдан да юкарак бозга кергән өчен административ штраф та кертелгән. Элегрәк мондый сансызларга кисәтүдән башка чара күреп булмый иде. Узган елның июнендә хокук сакчыларына, юка бозга чыккан гражданнарга 1.5-2 мең, вазифаи затларга 5-7 мең, ә юридик затларга 50-70 мең сум штраф салу хокукы бирелде. Әмма штраф бер хәл - ваемсызлыгыгыз өчен гомерегез белән түләргә туры килмәсен.

Билгеле, кыш җитү белән тиешсез урыннарда оештырылган боз кичүләре белән көрәшергә туры килә. Кама һәм Идел елгасы аша ел да дистәгә якын законсыз машина юлы барлыкка килә. Техниканың боз астына китү очраклары шулай ук теркәлеп тора. Билгеләнмәгән урыннарда боз кичүләре булдырмау җирле узидәрә органнары җитәкчеләренә йөкләнгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, быел республикабызда 5 рәсми боз кичүе оештырылачак. Яшел Үзән - Түбән Карамалы, Мамадыш районында Соколки авылы - Яңа Закамский поселогы, Мамадыш районының Покровское - Түбән Кама районының Кызыл Чишмә авыллары, Югары Ослан белән Казанның Аракчино торак пунктын, Спас районының Болгар шәһәре һәм Кама Тамагының Сүки поселогын якынайтучы боз кичүләре, гадәттә, декабрь ахыры-гыйнвар башында ачыла.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X