Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кызыл камзуллы кызда Кыш бабай бүләге (Яңа ел хатирәсе)

Моннан 50 еллар чамасы элек, безнең балачакта булган Яңа ел бәйрәмнәре турындагы хатирәләр белән уртаклашасым килә. Башлангыч сыйныфлар өчен Чыршы бәйрәме авыл клубында була иде. Бәйрәм якты, серле әкият кебек исемдә калган. Бу көнне клуб ишегеннән үтеп кереп булмый, биш-җиде балалы гаиләләрнең урам саен берничә булганын күз алдына китерсәң, бәйрәмдә...

Моннан 50 еллар чамасы элек, безнең балачакта булган Яңа ел бәйрәмнәре турындагы хатирәләр белән уртаклашасым килә.

Башлангыч сыйныфлар өчен Чыршы бәйрәме авыл клубында була иде. Бәйрәм якты, серле әкият кебек исемдә калган. Бу көнне клуб ишегеннән үтеп кереп булмый, биш-җиде балалы гаиләләрнең урам саен берничә булганын күз алдына китерсәң, бәйрәмдә никадәр кеше барлыгын чамалавы кыен түгел. Әти-әниләр һәрчак эштә булганлыктан, без - кечкенә балаларны, клубка абый-апаларыбыз озаталар, бу көнне алар үзләрен бик тә җаваплы итеп тоялар иде.

Зал тулы бала-чага. Чыршы әйләнәсендә - берничә түгәрәктә безнең белән бергәләп укытучыларыбыз -Асия, Мәрьям, Саймә, Лиза, Нурзидә, иң яшь укытучыбыз Фирая апалар әйлән-бәйлән җырлыйлар, бииләр. Килүчеләрне матур гәүдәсенә килешле ак тун кигән, битләре янып торган Кыш бабай - сөйкемле Асия апа Ягъфәрова каршы ала. Аның капчыгындагы күчтәнәчләре, тун итәгеннән нәфис ак туфлиләре күренеп торуы күңелдә калган.

Хуш исләре аңкып торган чыршы янында басып, Кыш бабайга җырлап, шигырь сөйләп күрсәтәсең икән, бүләккә - дәфтәр, карандаш, бетергеч аласың, өйгә кайткач, аларны күрсәтеп, тагын бер кат сөенәсең әле.

Бервакыт мәктәптә Кыш бабай күчтәнәчен салырга пакетны үзебез ясарга тиеш булдык. Габделхәй абыем, альбом битләрен берничә кат итеп тегү машинасында тегеп капчык, аңа утларын балкытып торган чыршы рәсеме ясап бирде. Иң матур рәсемле күчтәнәчемне күкрәгемә кысып кайтып кергәнем бүгенгедәй исемдә.

Безнең балачакта Яңа ел бәйрәмнәре өчен маскарад костюмнары сатуда юк иде. Безгә аларны әниләребез үзләре тегеп бирделәр. Малайлар аю, куян, тиен, төлке булып киенгәннәр, һәркайсы үзенчә матур. Кызлар әкияттәге шикелле - ак күлмәк, ак калфактан, күлмәкләренә ялтыр бизәкләр тегелгән, чыршыдагы пыяла гирляндалар муенса урынына эленгән. Иң матур костюм өчен Кыш бабайның зур бүләге -рәсем альбомы көтеп тора.

3 сыйныфта укыганда әнием Гөлзия җиң кырыйларына, итәгенә ак мех куеп, җете кызыл атлас тукымадан камзул тегеп бирде. Бәйрәм иртәсендә күземне ачуга каршымда купшы ак күлмәк тә эленеп тора. Әнием аны ак марлядан дүрт кат итеп, крахмал белән катырып теккән иде. Ул елны Кыш бабайның беренче бүләген кызыл камзуллы кыз алды.

Яңа ел маҗаралары каникул буе дәвам итә: таудан чана, чаңгы шуу, боз өстендә кәшәкә сугу, күпер янында кардан "трамплин" ясау, кыскасы, саф һавадагы уеннар балачакта бик рәхәт, күңелле була торган иде. Безнең чыр-чудан курыкмаган әти-әниләребез өйдә дә чыршы бизәп, күрше балаларын кунакка дәшәләр иде. Биш тиенлек кәгазь пакетларга берничә ирис, "мендәр" һәм "түбәтәй" (помадка киевская) конфетлары саласың, вафли һәм печеньены өчпочмаклап кисеп, кыш бабай капчыгына тутырып әзерләп куясың. Менә нинди тәрбия дәресе булган ул. Әле бит дусларыңны чакырырга, Кыш бабай булып бәйрәмне алып барырга һәм күчтәнәчләр биреп җибәрүне дә онытырга ярамый.

Авыл клубы безнең өчен тәрбия үзәге дә булып торган. Иң яхшы кинофильмнар, язучылар белән очрашулар, спектакль-тамашалар безнең шәхес булып формалашуыбызда зур роль уйнаган. Клубта шулай ук үз эшенең чын осталары, энтузиастлар эшләгәндер инде, безнең балачак иң самими гүзәл хатирәләргә бай.

Рәсимә МИНҺАҖЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X