Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыз туганың булуга ни җитә?!

Инде бик еллар Нократ Аланында яшәсәм дә, туган ягым Кукмараны һаман сагынам һәм анда ашкынып кайтам. Кукмарада бертуган сеңлем Венера Әхмәтшина яшәгәнлектән дә, бик якын һәм кадерле миңа әлеге шәһәр.

...Мин, яшьләй тормыш иптәшемне җирләп, ике балам белән тол калдым. Бик авыр һәм хәсрәтле вакытларда, җанымны кая куярга белми бәргәләнгәндә янәшәдә һәрчак сеңлем Венера булды. Терәк тә, киңәшче дә, ярдәмче дә була белде ул. Телефон аша сөйләшкәндә минем кәефсез булуымны сизеп алса, үзенең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрен бер читкә куеп, шул арада яныма ашыга иде. Үз гаиләм, ирем, балаларым бар дип тормады, мине бераз юату өчен хәтта төн кунарга да Нократ Аланына төшкән вакытлары аз булмады аның. Туган авылыбыз Атыны, әти-әни каберен күрәсем килгәндә дә һәрчак сеңлемә шалтыратам. Мине генә түгел, олы апабызны, башка туганнарны да бергә туплап туган якка алып кайта ул. Венерабызның йорты безнең һәммәбез өчен ышанычлы җылы почмак. Аның кайнар ашларыннан авыз итеп, тәмле чәйләре белән сыйлангач, өстәл артында бергәләп сөйләшеп утыргач, күңелләргә җылылык иңә.

Сеңлем - гаилә тоткасы, йортларының җылысын саклап торучы уңган хуҗабикә генә түгел, иренә, кызы белән улына якын дус та, сердәшче дә. Оныклары да бик ярата аны. Спорт ярышлары булсынмы, мәктәптәге чыгышларымы - берсен дә калдырмаска тырыша әбиләре. Аларның уңышлары, шатлыклары белән дә иң беренчеләрдән булып уртаклаша ул.

Нинди генә киңәш белән мөрәҗәгать итсәң дә, беркемне кире бормый Венерабыз. Үзе эшли торган район үзәк дәваханәсендә дә хөрмәт итәләр, яраталар аны. Олы кешегә дә, үзеннән кечеләргә дә игътибарлы була белү сыйфаты һәркемгә дә бирелми шул. Тәртипле, кече күңелле, сабыр, йөзеннән нур бөркелеп торучы кыз туганым булу белән мин бик бәхетле.

Сеңлем Венераның бүген туган көне. Бәхетле, озын гомерле, сау-сәламәт бул, кадерлем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев