Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмараның чыгарылыш укучылары “Соңгы кыңгырау”га әзерләнә (+фото)

Мәктәпләрдә укулар тәмамланырга да нибары бер атна вакыт калып бара. Ә бу көннәрдә исә...укучылар да, укытучылар да бердәм булып унберенчеләрнең "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә әзерләнү белән мәшгуль. Мәгълүмати-методик үзәктән алынган мәгълүматларга караганда, бу уку елында район мәктәпләрен 390 егет һәм кыз тәмамлый. Кәркәүч урта мәктәбенең 11 сыйныфында Ташлы-Елга, Салтык-Ерыклы һәм Югары...

Мәктәпләрдә укулар тәмамланырга да нибары бер атна вакыт калып бара. Ә бу көннәрдә исә...укучылар да, укытучылар да бердәм булып унберенчеләрнең "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә әзерләнү белән мәшгуль. Мәгълүмати-методик үзәктән алынган мәгълүматларга караганда, бу уку елында район мәктәпләрен 390 егет һәм кыз тәмамлый.

Кәркәүч урта мәктәбенең 11 сыйныфында Ташлы-Елга, Салтык-Ерыклы һәм Югары Өскебаштан килгән тугыз укучы белем ала. Алар хөрмәтенә бәйрәм уңаеннан концерт программасы әзерләнә.

-Тантаналы линейкадан соң, җыр-биюләр белән үрелеп барган спорт чарасы оештырырга уйлыйбыз. Бу көнне кечкенә сыйныфлар да, өлкәннәр дә үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк, - ди мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наилә Фәйзриева. - Быелгы унберенчеләр аеруча актив иде: мәдәният-сәнгатьтә дә, спортта да алдынгы булдылар. Алтын медальгә дәгъва кылучы, район башлыгы стипендиясенә ия булган кызыбыз Зөһрә Вилданова ел саен төрле фән олимпиадаларында катнашты, шигырьләр дә яза ул. Зөһрә Абдуллина да мәктәпне медальгә тәмамларга җыена. Әлбәттә, моның өчен әле Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру да кирәк. Шулай ук "Гаптери акчалары" дигән КВН командасы составында чыгыш ясаучылар арасында да унберенчеләр бар. Әлеге команданың районда гына түгел, республикада да уңышлы чыгыш ясавы безнең өчен зур мәртәбә булды.

Авыл мәктәпләре арасында иң күп чыгарылыш сыйныф укучысы Зур Сәрдек гимназиясендә. Белем йортын барлыгы 31 укучы тәмамлый. Оештыру эшләре директор урынбасары Гөлсинә Зыятдиновага йөкләнгән.

-"Соңгы кыңгырау" тантанасына ел саен ветеран укытучыларны, әти-әниләрне чакырабыз, - ди ул. - Котлаулардан, укучыларның чыгышларыннан соң, традицион рәвештә быел да гимназия Сабан туе үткәрергә җыенабыз. Анда 9,10, 11 сыйныфлардан торган җыелма командалар төрле спорт чараларында көч сынашачак. Шулай ук калган укучылар өчен дә махсус программа әзерләнә. Кичен исә авыл мәдәният йортында бәйрәм дискотекасы булачак.

-Соңгы уку көннәре, соңгы дәресләр аеруча күңелле үтә. - Әмма сыйныфташлар белән бергә узган көннәрнең башка кабатланмаячагын уйлауга, күңелне моңсулык биләп ала, - диләр Янил мәктәбенең чыгарылыш укучылары. - Без унберебез дә унбер ел буена бер гаилә сыман булдык. Мәктәптән, безгә төпле белем биргән, яраткан укытучыларыбыздан бер дә аерыласы килми. Бергәләп истәлеккә фоторәсемнәргә төштек, альбомнар ясаттык. "Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә "Саубуллашу" биюен башкарачакбыз. Тантана тәмамлангач, тугызынчы сыйныфтан соң белем алуларын уку йортларында дәвам иткән дусларыбызны да чакырып, бергә-бергә табигатькә чыгарга уйлыйбыз. Алда - имтиханнар көтә. Аларны уңышлы тапшырып, үзебез теләгән уку йортларында белем алырга телибез.

Кукмара өченче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары исә бәйрәм алдыннан унберенчеләр - 39 егет һәм кыз өчен "Салават күпере атналыгы" оештырганнар. Атна дәвамында тәнәфесләрдә күңелле музыка яңгыраган, мәктәпне тәмамлаучылар белән конкурслар, уеннар үткәрелгән, төрле номинацияләр буенча җиңүчеләргә медальләр тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk