Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмараның “Чиста шәһәр” оешмасы кәлшәләрне үстереп бирә һәм базар бәясеннән арзангарак сата

Җәй дә җитә. Табигатьнең иң гүзәл чагы... Урамнарда шомырт, алмагач, чия чәчәкләре исе... Ямь-яшел чирәм арасыннан күренгән тузганакның сары таҗлары күзне иркәли. Чәчәкләр - үзләренең матурлыклары белән иң кырыс күңелләрне дә эретерлек сихри көчкә ия бит алар. Соңгы елларда Кукмара халкы чәчәк ярата башлады. Ярату гына түгел, аны үстерергә дә...

Җәй дә җитә. Табигатьнең иң гүзәл чагы... Урамнарда шомырт, алмагач, чия чәчәкләре исе... Ямь-яшел чирәм арасыннан күренгән тузганакның сары таҗлары күзне иркәли. Чәчәкләр - үзләренең матурлыклары белән иң кырыс күңелләрне дә эретерлек сихри көчкә ия бит алар.

Соңгы елларда Кукмара халкы чәчәк ярата башлады. Ярату гына түгел, аны үстерергә дә өйрәнде. Ишегалларын, өй каршыларын тутырып петуния, астра, циния үстерүчеләрнең саны арта бара. Әлбәттә, күпләргә чәчәк "җене" кагылуына ничә еллар дәвамында поселок үзәгенең чәчәккә күмелеп утыруының тәэсире булмый калмагандыр. Районыбыз халкы "Чиста шәһәр" оешмасының тырышлыгы белән тудырылган матурлыкка ияләнде инде, шуңа күрә күпләр әлеге гүзәллекне үзләре яшәгән, эшләгән урыннарында да булдырырга омтыла.

Ә бүген моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Чөнки "Чиста шәһәр" оешмасы район халкына теләгән кадәр күләмдә петуния, миләүшә, сальвия һәм башка чәчәк үсентеләрен базарныкына караганда очсызрак бәягә тәкъдим итә.

-Оешмалар, балалар бакчалары, авыл җирлекләре алдан ук заказ биреп куйдылар инде, халык яратып ала торган әлеге үсемлекләрне күпләп сораганда бәясен төшереп сатарга да мөмкинлегебез бар, - ди оешма җитәкчесе Фирдәил Шәрипов. -Башка елларны күбрәк утырта идек, быел 60 мең төп үсенте әзерләдек.

Оешма теплицасында хәзер иң күңелле, матур чак. Ишегалдындагы сатуга әзерләп куелган тартмаларда кып-кызыл сальвия, әллә ничә төрле затлы петуниялар, зәңгәр күзле миләүшәләр күзне иркәли. Теплица эчендәге үсентеләрдән дә күзләр камаша: кайсын карарга, сайларга белмәссең.

-Февраль аенда беренче орлыкларны туфракка чәчтек, урамда сап-салкын кыш иде әле, - ди агроном Илнур...... - Орлыкларны Мәскәүдән кайтардык, аларның бөтенесен берьюлы чәчмибез, чөнки бердәм тишелеп чыгалар да, сирәкләргә-күчереп утыртырга авырга туры килә. Чәчәк өчен туфракны үзебез әзерлибез. Идел комы, торф, балчык, бераз пычкы чүбе кушып ясыйбыз. Халык ихтыяҗын күздә тотып без быел күбрәк петуния чәчәгенә өстенлек бирдек. Иртә яздан алып кара көзгә кадәр чәчәккә күмелеп утыручы, әрсез-талымсыз бу чәчәкне бигрәк күп сорыйлар шул.

Ял көннәрендә, эштән кайткач бакча казып, түтәлләргә суган-кишер утырту белән бергә, чәчәк бакчасын матурлый хәзер хатын-кыз. Күңелең теләгән чәчәкне сайлап алып, әйләнә-тирәгә ямь өстәргә омтылганнар өчен үсенте эзләп ерак барасы юк - "Чиста шәһәр" оешмасына телефоннан шалтыратып белешү, яки базар каршындагы ноктадан сатып алу да җитә. Матурлыкка чикләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X